Татарстанга Алтай крае делегациясе килде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Алтай крае авыл хуҗалыгы министры Александр Чеботаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада язгы кыр эшләренең башлануы турында хәбәр итте һәм республиканың агросәнәгать комплексы белән таныштырды.

“2020 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 263,4 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 104%. Үсемлекчелек продукциясен җитештерү 6,6%ка артты һәм 135,5 млрд. сум тәшкил итте. 2020 елда терлекчелек продукциясе җитештерү 1,5%ка артты һәм 127,9 млрд. сум тәшкил итте”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан илдә тулаем продукция җитештерү күләме буенча, һава шартлары иң уңай булган Краснодар, Ростов, Белгородтан калышып, дүртенче урында һәм Идел буе федераль округында 1 урында. Сөт җитештерү буенча иң алда алда бара (РФ һәм Идел буе федераль округында 1 урын). 2020 елда 1,935 млн тонна сөт җитештереп, ил буенча гомуми күләмдә республиканың чагыштырма өлеше 6% тәшкил итте. 12 нәсел заводы һәм сөт терлекчелеге буенча 37 нәсел репродукторы эшли. 62,3 мең нәселле сыер исәпләнә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү буенча эш дәвам итә. 2020 елда 6,4 мең башка исәпләнгән 16 яңа ферма һәм комплекс сафка бастырылган. 2021-2022 елларда 22 мең баш терлеккә 19 инвестицион проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм 9 мең башка исәпләнгән тагын 10 яңа сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла.

Шулай ук яклар авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Алтай краеның авыл хуҗалыгы министры аграр тармакның үзенчәлекләре белән уртаклашты, крайның авыл хуҗалыгы җирләре – 11,5 млн.га, ә чәчүлекләр - 6,5 млн. га, шул ук вакытта агробизнесның 90%ы кече хуҗалыкларга туры килә, дип билгеләп үтте. Чәчүлек мәйданнарының төп структурасын 3 майлы культура тәшкил итә, болар:рапс, җитен һәм соя. Александр Чеботаев очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм 2021 елның 20-23 июнендә крайда узачак Себер кыр Көненә чакырды.

«Август» агрофирмасы генераль директоры Александр Усков «Алабуга» АИЗда (ОЭЗ) завод төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Татарстанда булган уңай инвестицион мохитне билгеләп үтте.

Бүген делегация «Август-Алабуга» заводында һәм роботлаштырылган «Август-Агро» сөтчелек комплексында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International