Татарстанда барлык муниципаль районнар сабан культураларын чәчүгә керештеләр

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында язгы кыр эшләренә керештеләр. Сабан культуралары 150 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән, шулардан 84,5 мең га - бөртекле культуралар, 32,8 мең га - көнбагыш, 22 мең га - рапс. Республикада барысы 1 млн 711 мең га мәйданда язгы чәчү планлаштырыла, шулардан 775 мең га - бөртекле культуралар, 719 мең га - техник культуралар.

Көзге культураларны тукландыру 450 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, бу планнан 94% тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 170 мең га яисә планнан 55% мәйданда тукландырылган. 1 млн 287 мең га мәйдан тырмаланган, бу - планнан 54%.

Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләп үткәнчә, соңрак чәчү зур уңыш алу мөмкинлеген бирә. Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиядә чәчү кампаниясе 2022 ел сценарие буенча бара, ул елны илдә бөртеклеләрдән рекордлы уңыш - 157 млн тонна алынды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2022 елда 5 млн 213 мең тонна бөртекле культуралар җыелган иде, уңдырышлылык гектардан 35 центнер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International