Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә Казанда Татарстан Республикасының ике дистә эшчеләр династиясе вәкилләрен котладылар. Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасыннан Үтәгуловлар – Нигъмәтуллиннар – Зариповларның хезмәт династиясе нәселләре катнашты.
Алар - эшкә бирелгәнлеккә, республиканың агросәнәгать комплексына хезмәт итүгә һәм буыннар дәвамчанлыгына тагын бер ачык мисал. Династияне Ольга Петровна Үтәгулова җитәкли, аның хезмәт юлы 1984 елда «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖенең механикалаштырылган фермаларында башлана. Биредә 31 ел эшләп, ул кош караучыдан башлап кошчылык фабрикасы операторына кадәр юл уза һәм үз эшенең чын остасы була. Ольга Петровнаның кызы Розалия Фәнил кызы Нигъмәтуллина гаилә традицияләрен дәвам итә, 1999 елдан Тукай кошчылык фабрикасында кош караучы булып эшли, ә хәзер - «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ җитәкчесе ярдәмчесе. Шәхси югалтуга - ире СВОда һәлак булуга карамастан, Розалия рухи көчен, тормышка мәхәббәтен саклап, үз эшенә тугры кала. Ольга Петровнаның оныгы Эльвина Зарипова да династия эшен дәвам итәргә ният кыла, ул «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖенең кошчылык фабрикалары һәм механикалаштырылган фермалары операторы булып эшли.
“Хезмәт династияләре - Татарстан агросәнәгать комплексы тотрыклылыгының һәм үсешенең нигезе ул. Без хезмәткә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручы гаиләләребез белән горурланабыз”, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина.
.jpg)
Тантана кысаларында шулай ук ТР Һөнәр берлекләре федерациясенең «Хезмәт батырлыгы өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләү дә булды. Билге Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов указы белән игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында гамәлгә куелган. Бүләкләнүчеләр арасында «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУнең башлангыч һөнәр берлекләре оешмасы рәисе Гөлфия Галимова да бар. Гөлфия Касыйм кызы мәгариф системасында 43 ел эшли һәм бүгенге көндә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. 1991 елдан бирле ул техникум хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын яклау буенча актив эшчәнлек алып бара. Аңа күкрәк билгесе яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм һөнәри әзерләү буенча нәтиҗәле эше, нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен бирелде.
Казанда Яз һәм Хезмәт бәйрәме хезмәт династияләре вәкилләрен берләштергән һәм буыннар дәвамчанлыгының һәм эшкә тугрылыкның мөһимлеген ассызыклаган матур вакыйгага әверелде.