Республикада язгы кыр эшләре дәвам итә

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада язгы кыр эшләре дәвам итә. Хәзер игенчеләрнең төп бурычы - көзге культураларны тукландыру. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкәннәр.

"Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы 108 га мәйданда көзге бодайны тукландыра башлады. Баулы районында барлыгы 7395 га мәйданда көзге бөртекле культураларны тукландыру үткәрелергә тиеш, шул исәптән 4885 га көзге бодай һәм 2190 га көзге арыш, 320 га көзге тритикале. Республика буенча 552,5 мең га мәйданда көзге культураларны тукландыру планлаштырыла.

“Район кырларында авыл хуҗалыгы оешмалары көзге культураларны иртә яздан тукландыра башладылар. Ул төнге температура -1 -3 градус торганда үткәрелә. Бу процесс үсемлекләрне эретелгән ашлама белән тукландыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Баулы районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов.

Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү эше дәвам итә. Бу эшкә Аксубай, Буа, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары керешкән инде. Бүгенге көнгә 6 мең тонна орлык эшкәртелгән.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International