Казан ветеринария академиясе югары уку йорты хезмәткәрләрен социаль гарантияләр белән тәэмин итә

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Казан ветеринария академиясендә югары уку йортының хезмәт коллективы конференциясе узды. Чара барышында администрация һәм хезмәт коллективы арасында гамәлдәге күмәк шартнамәнең үтәлеше турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, шулай ук структур бүлекчәләрдән 90 делегат һәм академия студентлары катнашты.

Күмәк шартнамә чараларының үтәлеше һәм алдагы чорга бурычлар турында академия ректоры Рөстәм Равилов сөйләде. Үзенең чыгышында ул академиядә социаль партнерлык кысаларында һөнәр берлеге комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек алып барылуын билгеләп үтте. Администрация һәм академия хезмәткәрләренең үзара мәнфәгатьләрен килештерү күмәк шартнамә нигезендә алып барыла.

"Документ хезмәт өчен түләү һәм хезмәтне саклау, эш белән тәэмин итү һәм һөнәри үсеш мәсьәләләре, эш вакыты һәм ял вакыты, хезмәткәрләр өчен социаль гарантияләр, һөнәр берлеге комитеты эшчәнлегенең гарантияләре мәсьәләләре буенча төп позицияләрне киң һәм тулы чагылдыра. 2020 елда академиядә уртача хезмәт хакы 38 462 сум булды, профессорлар-мөгаллимнәр составыныкы уртача республика күрсәткеченнән 205% тәшкил итте", - диде Рөстәм Равилов.

Академиядә чит шәһәрләрдән килгән студентлар тулай торакта урыннар белән 100% тәэмин ителәләр. Тулай торакларның урнашуы төп уку корпусыннан, клиникадан, спорт корылмаларыннан, ашханәдән һәм буфеттан ерак түгел. Аларда уку заллары, компьютер класслары, душ, кер юу бүлмәләре эшли. Ел саен агымдагы ремонт ясала һәм капиталь ремонт үткәрелә.

“2020 елда һөнәр берлеге органнары тарафыннан 85 күмәк шартнамә, килешүләр һәм җирле норматив актлар эшләүдә хокукый ярдәм күрсәтелде. 45 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәрелде. Һөнәр берлекләре комитетлары күмәк шартнамәләр төзегәндә хезмәткәрләр өчен шактый ташламаларга һәм гарантияләргә ирештеләр, шул исәптән:өстәмә түләүле отпусклар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның гаиләләрен савыктыруны финанслау, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала тугач ата-аналарга өстәмә акчалата түләүләр, балаларны савыктыру лагерьларына юлламалар белән тәэмин итү, пенсиягә чыкканда, армиягә киткәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр”, - дип билгеләп үтте Фәридә Гарифуллина.

Чара һөнәр берлегенең актив әгъзаларын бүләкләү һәм премияләр бирү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International