Минзәлә районында “Камский бекон” ҖЧҖенең яңартылган терлекчелек комплексы ачылды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының Балтай авылында «Камский бекон» ҖЧҖенең сөт-товар фермасын техник яктан яңарттылар. 2020 елда 1,2 млрд. сум күләмендә инвестицияләр кертелде.

Ул 780 фураж сыерына исәпләнгән. Сөт җитештерү комплексы тулы куәткә 2023 елда чыгачак.

 Җитештерүдә «Делаваль» фирмасының монорельсларда сыер саву җайланмалары кулланыла, бу сыер савучыларның эшләрен җиңеләйтә һәм аларның хезмәт эшчәнлеген күтәрергә ярдәм итә. Сыерлар бәйдә тотыла. Бер сыер савучыга 80 сыер туры килә. Терлекләрне ашату өчен баланслы моноазык кулланыла. Азык әзерләү технологиясе механикалаштырылган, баарлык азык әзерләү процессы үлчәү приборлары һәм ашату программасы белән контрольдә тотыла.

Ферманы комплектлау өчен Эстониядән һәм Даниядән Голштин токымлы таналар кайтарыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә тәүлеккә 9500 кг сөт савыла, бер нәселле сыер көнгә 31 кг сөт бирә.

Моннан тыш, «Камский Бекон» ҖЧҖ Минзәлә районының Коноваловка авылында 6000 сыерга исәпләнгән сөт-товар комплексы төзүне планлаштыра. Мегаферманы төзү 2 этапта барачак һәм 2022 ел ахырына тәмамланачак.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру сөт җитештерү күләмен елга 68 мең тоннадан арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм көнгә 186 тонна тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International