Алга:400 татар аты флешмобта катнашты

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Чара Татарстан Республикасы Лениногорск районында узган.

2015 елда Фәрит Нәбиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып ала. Бүген аның ат йорты – республикада иң зурысы.

Фермер аларны дөрес итеп хәрәкәтләнергә генә өйрәтеп калмыйча, флэшмобта катнаштырып, аларда патриотизм да тәрбияли. Мәсәлән, 400 татар аты «АЛГА» сүзенә тезелеп, интернет йолдызлары булдылар.

“Башта басуны трактор белән кардан чистарттык, аннары хәрефләр белән “АЛГА” сүзен язып куйдык. Атларны һәркөнне урамга чыгарып йөрттек. Флэшмобка кадәр бер атна кала атларны хәрефләр буенча сибелгән солыга өйрәттек, алар, ничек кирәк булса, шулай бастылар. 400 атка 10 капчык солы кирәк булды. Солы - аларның иң яраткан азыгы, шуңа күрә өйрәтү кыен булмады», - диде КФХ башлыгы Самат Нәбиуллин.

Ә атлар каршы булмады. Флэшмобта катнашып, солы рәвешендә үзләренә өчен иң тәмле бонус алдылар.

«Республика алдында үзебезнең татар атларын алга этәрү бурычы тора. Без, моны ничек күрсәтеп була, дип озак уйладык. Иң мөһиме, бу татарча һәм шул ук вакытта креатив булырга тиеш иде. Чөнки татар атлары бит, шуңа күрә стилистика да сакланырга тиеш. Моның белән без атларыбызның бөтен көчен һәм куәтен, нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтә алдык», - дип сөйли фермер Фәрит Нәбиуллин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Бу атлар феноменаль чыдамлыкка ия, алар 7 - 8 сәгать буена өзлексез хәрәкәттә булып, 100-120 чакрым араны үтәргә сәләтлеләр, алар югары үрчемле, эссегә һәм салкынга чыдам, Россия иппология фәне татар атларының бу сыйфатларын раслады. Татар атлары Татарстан Республикасының зур байлыгы булып торалар.

Атлар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән «Татар атлары» китабында табарга мөмкин. Китапта татар атларының төп нәсел билгеләре тасвирланган, экстерьер, төсләр, конституция, продуктивлык һәм чыдамлык билгеләре тәфсилләп язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International