Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2021 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның зоонәсел хезмәтләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар-февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагы нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшенә ясалган анализгаа һәм африка дуңгызлар чумасы вәзгыятенә игътибар юнәлтте.

Бүгенге көндә республика территориясендә 687,3 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 230,2 мең баш, дуңгызлар - 465,6 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 60,6 мең баш, кош-корт - 16,4 млн баш, атлар - 19,5 мең баш.

Киңәшмә барышында агымдагы елның 2 аенда эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидер районнар аталды. Алар - Мамадыш (+3394 баш), Кукмара (+2183 баш), Балтач (+1304 баш) һәм Әтнә (+1871 баш) районнары. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган районнарга кисәтү ясалды.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2021 елның гыйнвар-февраль айларында 227,1 мең тонна сөт (узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 103%), 66,6 мең тонна ит җитештерелгән (үстерелгән), шул исәптән 16,1 мең тонна - эре мөгезле терлек, дуңгызлар - 16,1 мең тонна (узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 102%), кош-корт - 34 мең тонна.

Министр урынбасары үз чыгышында республикада эпизоотик вәзгыятьнең элеккечә киеренке булуын билгеләп үтте. АЧС буенча 3 район: Алабуга, Зәй һәм Әлмәт районнары имин булмаган районнарга керә. Кыргый кабаннар белән вирусның тиз таралу куркынычы саклана.

“Бүгенге көндә 8 дуңгызчылык хуҗалыгы эшчәнлегендә яклану дәрәҗәсе аеруча түбән – II компартент. Әлеге хуҗалыклар Баулы, Балтач, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнары территорияләрендә урнашкан. Аларны якланганрак зоосанитар статуска күчерергә кирәк”, - дип билгеләде Ленар Гарипов.

Кош гриппы буенча да шундый ук хәл. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда республика территориясендә 4 муниципаль берәмлектә йорт кошлары арасында кош гриппының 5 очрагы теркәлгән иде.

Чыгышын тәмамлап, Ленар Гарипов катнашучыларга кошчылык тармагына ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен иминләштерү механизмнары турында искә төшерде.

Киңәшмә барышында республика предприятиеләрендә кулланыла торган азык үзәкләре турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Илһам Ганиев сөйләде.

«Азык үзәгенең төп элементлары - азык склады, силос траншеялары, машиналар һәм идарә үзәге (миксерлар белән идарә итү панеле һәм программалар белән тәэмин итү). Азык үзәкләренең өстенлеге – азыкка чыгымнар 30%ка кимрәк, рационнар төзү һәм идарә итү өчен нәтиҗәле программалар белән тәэмин итү, кеше факторының йогынтысын киметү», - диде Илһам Ганиев.

"Мустанг Тукландыру Технологияләр" компаниясе вәкиле Екатерина Коржевина онлайн-ферма, сөт җитештерүен цифрлаштыруны анализлау һәм фаразлау буенча Мустанг системасы турында сөйләде.

"Бу программа ярдәмендә предприятиедә барлык процессларны онлайн режимында контрольдә тотарга, барлык төп күрсәткечләр буенча үз смартфоның, планшетың яки компьютерың аша хисап алырга, шулай ук киләчәккә ышанычлы фаразлар булдырырга мөмкин. Бүгенге көндә система Россиянең 12 предприятиесендә урнаштырылган һәм уңышлы эшли. Системада уникаль опцияләр бар:предприятиенең виртуаль күчермәсен булдыру һәм анда булачак савымны һәм сөт җитештерү күләмен ике лактациягә алдан фаразлау, шулай ук элек бары тик эксперт кына билгели ала торган савымнарның кимү сәбәпләрен ачыклау мөмкинлеге бар. Барлык фаразларның төгәллеге 97% тәшкил итә", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International