«МТЗ-Татарстан» трактор биатлонында катнашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Узган атнада авыл җирлегендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - механизаторга ярдәм итү максатында Удмуртиядә “Трактор биатлоны” ачык уеннары узды. Бүген уеннар республика халкы арасында гына түгел, Россиянең аграр төбәкләре арасында да популярлаша бара.

Быел МТЗ-82 тракторын йөртү һәм экстремаль шартларда төз ату осталыгына ярышларда катнашу өчен Удмуртиягә Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан республикаларыннан вәкилләр һәм җырчы Пьер Нарцисс килде.

Стартка 53 узышчы чыкты. Ярышлар барышында аларга бөтен һөнәри осталыкны күрсәтергә кирәк иде. Алар Т-150, МТЗ-82, Т-25 тракторларында каршылыклы трассаларны уздылар. Катнашучыларга тракторларда трассалар кисешкән урыннарда утлы чикләрне узарга һәм аерым:“Змейка” “Гаражга керү”, “Эстакада” кебек этапларны узарга туры килде. Нәтиҗәгә авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү тизлеге һәм пневматик винтовкадан мишеньнәргә төз ату гына түгел, ә машина йөртүдәге пөхтәлек, сакчыллык да йогынты ясамый калмады. Кагыйдәне бозуның һәр очрагы өчен - трассаны үтүнең төп вакытына штраф секундлары өстәлде.

Чара барышында интерактив һәм күңел ачу мәйданчыклары, туклану зонасы, сәүдә рәтләре һәм милли аш-су ризыкларын дегустацияләү, «тест-драйв», җиңел автомобильләрдә, джипларда һәм кар чаналарында күрсәтмә узышлар, концерт программасы, шулай ук уеннарны оештыручылардан сюрпризлар оештырылды.

Трактор биатлоны - 2021 тракторлар гүелдәве белән еракларга яңгырады, ә оештыручылар, киләктәгесен уйлап, чараның популярлыгын һәм әһәмиятен тагын да арттырырга тырышып, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән катнашучылар географиясен киңәйтү теләге белән бүген үк яңа тәкъдимнәр буенча фикер алышалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, «МТЗ-Татарстан» ТПК генераль директоры, Беларусь Республикасының Татарстандагы дәрәҗәле консулы Константин Анисимов спорт ярышларын һөнәри-техник осталык белән тулыландыру инициативасын белдерде. Бу, катнашучылар асылмалы авыл хуҗалыгы җайланмалары – төягечләр, сәнәкләр һ. б. белән дә үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиеш булачак, дигәнне аңлата. "Монда, йөкне ювелир осталыгы белән сантиметрдан сантиметрга күтәргәндә, машинаны аерым тоя белү таләп ителә", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International