Үзенең төнге керәшен Сабантуйлары белән танылган Җөри авылы янындарак, Мамадыштан 45 км ераклыкта Каен Аланы дигән авыл бар. Анда бердәнбер торак йорт - Писцовлар йорты. Бу йортта яшәүчеләр көтмәгәндә тирә-якка танылалар. Шуны әйтергә кирәк:алар Татарстанда беренче булып органик продукция җитештерүгә туры килү-килмәү сертификаты алганнар.
-Чынлыкта исә бу үзеннән-үзе генә килеп чыкмады, - ди «Андрюшкино» КФХ башлыгы Оксана Писцова. – Бик озын булмаса да, авыр юл үтәргә туры килде.
Башта Писцовлар үзләренең гадәти тормышларын кискен үзгәртүдән курыкмаганнар:моңа кадәр алар Чаллыда яшиләр, Оксана сәүдә белән шөгыльләнгән, ире Марат – юридик хезмәтләр белән. Бердәнбер көнне алар караңгы бер авылга – Оксана Писцованың әби һәм бабасының туган ягына күченеп кайталар. Шунда инде үзләре өчен таныш булмаган яңа бизнес – җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар. Моның өчен башта әлеге яклардан китеп барган халыктан 170 гектар пай җирләре сатып алганнар. Менә шул җирләрдә инде эшләрен башлап җибәрәләр. Хәзер аларның 150 га җимеш бакчасы, 10 га җиләк җирләре, 3 га кура җиләге, 2 га кара карлыган һәм 3 га теплицалары бар, анда үсемлекләр үрчетү өчен питомник булдырганнар.
Аларда яхшы техника паркы да бар:5 трактор, туфрак эшкәртү өчен тагылма һәм асылмалы машиналар. 2016 елда алар дәүләт ярдәме буларак 1,5 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алганнар, аннан да күбрәк тагын үз акчаларын эшкә җиккәннәр.
-Ирем үзенең кыйммәтле машинасын сатты һәм гади машинага күчте, ә аермасын матди-техник база булдыруга керттек, - дип елмая Оксана Викторовна. – Моңа кадәрге эшкуарлык эшчәнлегеннән тупланган акчалар да бар иде. Хәзер Марат үзебезнең парктагы теләсә нинди тракторны осталарча егәрли ала.
Тик Писцовлар органик продукциягә сертификатны ничек ала алган соң? Эш шунда ки, «Андрюшкино» КФХсы эшләгән өч ел дәвамында «Тест-Татарстан» РСМЦ» ЯАҖ белгечләре хуҗалык плантацияләрендә туфрак анализларын алып торганнар һәм биредә туфрак тиешле таләпләргә туры килә дигән нәтиҗәгә ясаганнар. Һәм бу беренче адым була. Ә икенче адым – Писцовларның үз эшләрендә пестицидлар һәм минераль ашламалар кулланудан баш тартуы, бары тик биологик һәм агротехник ысуллардан гына файдалану.
Бу үзләре өчен таныш булмаган юлдан киткән кешеләр өчен бик кыю сайлау була. Әмма эшкуарлар үзләренең юлларын сайлаганнар инде. Һәм, күрәсең, юлдан тайпылырга җыенмыйлар. Шушы көннәрдә алар Сочига – Җиләк-җимеш берлеге чараларына очтылар:тәҗрибә уртаклашырга, яңалыклар белән танышырга.
-Быел җиләк-җимеш культуралары үрчетү питомнигына нигез салырга уйлыйбыз, - ди Оксана Викторовна. – Үсентеләрне үзебез үстерәчәкбез.