Кыенлыкларга карамастан, 2020 елда предприятиеләрдә АПК хезмәткәрләре өчен социаль гарантияләрне элеккеге дәрәҗәдә саклап калып булды

2021 елның 5 марты, җомга

Фәридә Гарифуллина рәислегендә узган Россия  Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышында һөнәр берлегенең республика оешмасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, район, башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, Республика һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.

Елена Кузьмичева аграрчылар профактивына үзенең мөрәҗәгатендә Татарстан икътисадында тармакның әһәмиятен, игенчеләр тырышлыгының мөһимлеген, шулай ук милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклап калуда авылның зур ролен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча тармак һөнәр берелегенең эшен югары бәяләде.

Президиум утырышы барышында Республика һөнәр берлеге комитеты белгечләренең хисапларында һөнәр берлеге әгъзалыгы буенча статистик хисапка, 2020 елда һөнәр берлеге бюджетының үтәлешенә, күмәк шартнамә кампаниясе нәтиҗәләренә тирән анализ ясалды.

2019-2021 елларга Татарстан Республикасы АПКсы буенча тармак килешүе, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең һәм «2020 елга күмәк шартнамәләр һәм килешүләр төзү турында» Республика һөнәр берлеге оешмасы президиумының уртак карары агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә күмәк шартнамәләр төзү өчен нигез булып тора.

2020 елда һөнәр берлекләре органнары тарафыннан 85 күмәк шартнамә, килешүләр һәм локаль норматив актлар эшләүдә хокукый ярдәм күрсәтелгән, 45 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәрелгән.

Предприятиеләрдәге финанс кыенлыкларына карамастан, 2020 ел дәвамында социаль гарантияләр кимемәгән.

Күмәк шартнамәләр төзегәндә һөнәр берлекләре комитетлары хезмәткәрләр өчен шактый ташламалар һәм гарантияләрне гамәлгә ашыруга ирештеләр, шул исәптән:өстәмә түләүле отпусклар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның гаиләләрен савыктыру, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала туганда ата-аналарга өстәмә акчалата түләүләр, балаларны савыктыру лагерьларына җибәрү, пенсиягә чыкканда, армиягә озатканда бер тапкыр бирелә торган түләүләр буенча да.

“Майский” ТК” ҖЧҖ, «Чаллы бройлер» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Элита» ГПП” АҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ, Балтач, Тәтеш районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышлы эшләү ягыннан үрнәк булып торалар.

Утырышта тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Уңай динамикага карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча уртача республика күрсәткеченнән зур аерма саклана, ул 65 проценттан артык тәшкил итә.

Анализлау күрсәткәнчә, тармак буенча уртача хезмәт хакы артканда, минималь хезмәт хакы Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы Республика Килешүе нигезендә арта (2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы 15400 сум тәшкил итә). Әмма бу чара әлегә Татарстан Республикасы АПКсы буенча Тармак килешүендә салынган тариф өлешенең 70% ына җитә алмый.

Утырышта тармак предприятиеләрендә хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика һөнәр берлеге комитеты тармак предприятиеләрендә хезмәтне саклауны оештыру һәм куркынычсызлык техникасы үтәлеше мәсьәләләрен даими рәвештә тикшереп тора.

2020 елда иң күп хокук бозу очраклары хезмәтне саклау буенча укулар һәм инструктаж үткәрүгә, хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыруга, аның нәтиҗәләренең реаль хезмәт шартларына туры килмәвен билгеләүгә, авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның хезмәт шартларын җайга салуга, зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен гарантияләр һәм компенсацияләр түләүгә, шулай ук 18 яше тулмаган затларның хезмәтенә бәйле мәсьәләләрдә ачыкланган.

Фәридә Гарифуллина утырышта катнашучыларның игътибарын алга таба социаль партнерлыкны камилләштерү, эш бирүчеләргә хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакын арттыру зарур булуына юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International