Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча Татарстан Республикасы идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге Татарстан Республикасы буенча башлыгы Регина Гаязова, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым батальонының рота командиры Виталий Кондратьев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре баш дәүләт инженер-инспекторлары катнашты.
Ведомствоның 2020 елдагы эш йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов чыгыш ясады.
“Идарәнең күзәтчелек эшчәнлеге нигезен үзйөрешле машиналарның, тагылмаларның һәм җайланмаларның имин файдаланылуын тәэмин итүнетикшереп торудан гыйбарәт. Мондый тикшерүләр максатчан чаралар оештыру аша, шулай ук инженер-инспекторлар республика районнарына, хуҗалыкларына даими чыгып башкаралар. Узган ел Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС белән берлектә «Трактор», «Прицеп», «Комбайн» һәм «Снегоход» шартлы исеме астында максатчан чаралар үткәрелде. 2020 елда эксплуатация кагыйдәләрен бозуның 1300дән артык очрагы ачыкланды, шуларның 620се - ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә рейдлар вакытында. Алар буенча вазыйфаи затларга һәм гражданнарга карата административ чаралар күрелде”, - дип билгеләп үтте ул.
Радик Зыятдинов шулай ук агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә дә тукталды. 1937 мең үсемлекчелек машинасы, 211 ферма җайланмасы, 132 нефть химиясе җайланмасы һәм 420дән артык МТП җайланмасы тикшерелде. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары буенча чаралар күрелде.
Радик Зыятдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 91 507 мең үзйөрешле машина һәм тагылма теркәлгән һәм исәптә тора, шуларның 21% ы - АПКда, 34%ы - сәнәгатьтә, 45%ы - шәхси хуҗалыкларда.
“Машиналардан имин файдалануны тәэмин итүнең төп факторларының берсе – механизаторның үзенә беркетелгән техникага идарә итүгә рөхсәт бирү категорияләре белән тракторчы-машинист таныклыгы булу, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы. – Бүгенге көндә республиканың тракторчы-машинистлары алган 126 меңнән артык гамәлдәге таныклык компьютер исәбендә тора. Узган ел 14 066 таныклык бирелгән, шуларның 49%ы – беренче мәртәбә, 51%ы гамәлдә булу срогы чыгуга һәм рөхсәт категорияләре үзгәрүгә бәйле рәвештә алыштырылган”.
Радик Зыятдинов шулай ук машина хуҗаларының сатылган яки ремонтланган техника сыйфатына дәгъваларын карау мәсьәләләренә һәм агымдагы елга бурычларга тукталды. Чыгыш ахырында ул 2021 елга бурычлар билгеләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов ведомствоның 2020 елдагы эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
«Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКда инженер-техник сәясәт буенча эше Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, аның территориаль органнары барлык муниципаль районнарда да эшли. Халыкның иминлеге сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. Күзәтчелек бөтен республиканы, сәнәгать предприятиеләре техникасын да кертеп (авыл хуҗалыгы техникасы гына да 21%), колачлый. Сез үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны кыр эшләренә әзерләүне тәэмин итүдә, аларны имин эксплуатацияләүдә зур ярдәм күрсәтәсез, республика һәм район дәрәҗәсендәге барлык чараларда катнашасыз, барлык инспекторлар да компетентлы һәм үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә алып баралар. Ел саен үзйөрешле машиналарның 80%ы техник карауга тапшырыла, хисап елында аларның 99%ы файдалануга рөхсәт алды», - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, механизатор һөнәре имгәнүләр алу ягыннан иң хәтәр булып тора. “Техника белән эш итү һәрвакыт сак булуны һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һичшиксез үтәүне таләп итә. Хезмәтне саклау статистикасы буенча, узган ел авыл хуҗалыгында җитештерү имгәнүләренең кимүе күзәтелде”, - диде ул.
Чыгышының ахырында ул коллективны 2020 елны уңышлы тәмамлаулары һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Утырыш барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым батальонының рота командиры Виталий Кондратьев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин чыгыш ясадылар.
Киңәшмә ахырында 2020 елда эшләгән эшләрендә уңышларга ирешкән ведомство хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.