Дипломнан башлап хезмәт хакына кадәр: “ТатАгроЭкспо” күргәзмәсе кысаларында югары аграр уку йортлары студентлары эшкә урнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында аграр югары уку йортлары студентлары агросәнәгать предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.

«Сервис-Агро» ҖЧҖ, “Август” АҖ, «Туган Як» агрофирмасы, “Азык-төлек программасы” агросәнәгать компаниясе һәм “Миңнеханов Минталип” КФХ, "Татагрохимсервис" компанияләре төркеме, «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ вәкилләре хезмәт шартлары, шулай ук оешмаларның хезмәт хакы һәм корпоратив этика турында сөйләделәр.

Очрашу барышында студентларны яшь белгечләрны торак белән тәэмин итү, халыкара компанияләрдә стажировка узу һәм бүгенге көндә нинди белгечләр кирәклеге мәсьәләләре кызыксындырды.

Мәсәлән, «Зоотехния» профиле студенты Анастасия Павлова чит илдә стажировкалар узу мөмкинлеге белән кызыксынды. Аның соравына “Татагрохимсервис” компанияләре төркеме генераль директоры Раилә Кәлимуллина болай дип җавап бирде:“Без шактый күп халыкара партнерлар белән эшләгәнлектән, безнең хезмәткәрләр аларның агроүзәкләренә барып йөриләр. Күптән түгел без белгечләр белән Германия-орлык альянсында булдык”.

Торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча барлык эш бирүчеләр дә уңай җавап бирде. Күп кенә компанияләр үз хезмәткәрләре өчен махсуслаштырылган торак төзи. Мәсәлән, узган ел «РМ АГРО» компанияләр төркемендә 20 йорт салынган.

Чара ахырында студентлар үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм эш өчен иң кулай урыннарны сайлый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International