Марат Җәббаров Баулы район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район Советының йомгаклау сессиясендә катнаштылар. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Баулының берничә җитештерү предприятиесендә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Баулы районының агросәнәгать секторы продукциясен җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләре бар. Әмма бүген республика буенча 1,6% сөрүлек җиренә ия булып, район республика агросәнәгать комплексының акчалата кеременә үзеннән 0,8% кына кертә. Бу авыл хуҗалыгы оешмаларының керемнәренә дә, шулай ук тармакта эшләүче гражданнарның керемнәренә дә тәэсир итә. Район агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы - 23 мең сум. Бу күрсәткеч буенча Баулы районнар арасында 30 нчы урында гына тора.

«Сөт терлекчелеге буенча сораулар күп. Бүген район буенча тәүлеклек савым 36 тонна гына тәшкил итә. Сөт - ул авыл халкының төп керем чыганагы. Мине сездә савым сыерларының аз булуы борчый. Инвесторлар эзләргә кирәк, бездә авыл хуҗалыгын эре агрохолдинглардан башка да уңышлы үстерүгә  мисаллар бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга кирәк, аларны азык белән тәэмин итәргә, сатып алу бәяләре тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 Шулай ук районның кече һәм урта эшкуарлыкны  үстерү буенча зур резервлары бар. “Әйе, сез нефть районы булып саналасыз. Әмма сезнең район икътисадында кече һәм урта  эшкуарлык (МСП)  субъектлары өлеше 9%тан да кимрәк. МСП секторында шөгыльләнүчеләр буенча да күрсәткечләр түбән. Бизнес өчен мәйданчыкларны үстерергә, уку курслары оештырырга кирәк. Безгә бу юнәлештә эшне активлаштырырга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инструментларын үстерергә кирәк. Шулай ук "Татнефть" компаниясенә дә мөрәҗәгать итәм: сезнең һәр оптимальләштерүегез эш урыннары булдыру белән параллель барырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Гомумән алганда, мин район активына башкарылган эш өчен рәхмәт белдерәсем килә. Баулы районы - республиканың көньяк-көнчыгыш форпосты. Сез Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш. Географик ераклык, әлбәттә, бар, әмма, шуңа карамастан, Баулы районы системалы рәвештә үсә”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International