Космомониторинг, умартачылар өчен телеграм-бот: Татарстан аграрийларын тагын ни көтә?

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

«РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында эшчәнлек нәтиҗәләре һәм яңа проектлар белән уртаклашты.

Ул 2020 елның апрелендә агросәнәгать комплексы өчен цифрлы чишелешләрне үстерүгә һәм берләштерүгә старт бирелүе турында сөйләде. Шуның нәтиҗәсендә яңа проектларның барлыкка килүен һәм аларның эшли башлавын, аларның бер өлешенең коммерциячел стадиягә күчүен билгеләп үтте:

 

Терлекләрне бердәм идентификацияләү – терлекләргә уникаль номерлар бирелә һәм системага кертелә. Бу терлекләр санын реаль исәпкә алырга һәм авыруларның таралуын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Файдаланылмый торган һәм урманлашкан җирләрне ачыклау проекты - спутник фотосурәтләргә анализ ясалды һәм аларны ясалма интеллект ысуллары ярдәмендә тикшерү үткәрелде. безнең Министрлыкның Иннополис, Россельхознадзор белән бергәләп эшләве өстәмә җирләрне әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирде.  

  •  Аналитик система (BI) - тармак буенча бөтен мәгълүмат җыела һәм "бердәм тәрәзәдән" статистик мәгълүмат кына түгел, ә аналитик белешмәләрне да алырга мөмкин: тәүлеклек савым, проектларны үтәү, кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат, сатып алу бәяләренең мониторингы һәм башкалар. Система вакытында идарәчел карарлар кабул итәргә, анализ ясарга һәм фаразлар ясарга мөмкинлек бирә.
  •  Известьлауны контрольдә тоту сервисы - системада известьлау буенча һәр операция чагылдырыла. Бу известь чыгару һәм кертү мониторингын алып барырга, шулай ук бөтен мәгълүматны Министрлыкның аналитик системасына кертергә мөмкинлек бирә. Сервис Актаныш районында «Шайчурино» ЯАҖ предприятиесендә эшләтеп җибәрелде һәм сыналды.
  •  Agroonline - аграрчылар өчен онлайн мәктәп, ул тармак белгечләрен сыйфатлы укытырга мөмкинлек бирә, шәхси компанияләр, югары уку йортлары һәм урта уку йортлары компетенцияләрен берләштерә, хәзерге вакытта мәктәптә 1800дән артык укучы теркәлгән.
  •  Агрокомплекс 1с базасында исәпкә алу системасы - система игенчелектә һәм терлекчелектә оператив исәпкә алу мәсьәләләрен хәл итә, 1с системасын, терлекләр белән идарә итү системасын, саву залларын, ашату белән идарә итү системасын, Глонасс системасын, предприятие җитәкчесенең аналитик системасын һәм Министрлыкның аналитик системасын берләштерә.
  •  «Bitrix24» базасында Министрлыкның корпоратив порталы – йөкләмәләрне үтәүне контрольдә тота, бу - оператив идарә итүдә ведомствоның иң мөһим бизнес-процессларын автоматлаштыру.

Бүген Министрлык коллегиясе барышында “РИВЦ” АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин дәүләт һәм шәхси компанияләр белән бергә гамәлгә ашырыла торган яңа проектларга старт бирде, болар түбәндәгеләр:

  •  Аграрийлар өчен геомәгълүмати сервис - кыр контурлары төшерелә торган түләүсез сервис, космомониторинг алып барыла, метеобелешмәләр, һава торышы фаразлана, «Агроскаутинг» кырларында проблемалы зоналар билгеләнә, операцияләр планлаштырыла, кыр паспортлары булдырыла. Сервис "Минимакс лабораториясе" компаниясе – «Сколково» резиденты белән берлектә эшләнде. Әлеге кушымта базардагы коммерциячел проектларны тулысынча диярлек алмаштыра.
  • Спутник фотосүрәтләренә автомат рәвештә анализ ясау сервислары - чәчү әйләнеше, сөрү, кырларның оператив форматтагы авышлыгы буенча космомониторинг алып барыла. Атнага бер тапкыр сервис авыл хуҗалыгы предприятиеләре чикләрендә бөтен республика буенча аналитик мәгълүмат бирә.
  •  Сервис –- Агро эш - сайтта тармак буенча резюме һәм вакансияләр бар. Февраль аеннан без сервисны сынау эшен башлап җибәрәбез.
  •  Умартачылар өчен сервис - телеграмма-бот, умартачыларга кырларда булачак эшләр турында хәбәр итә.

 

  • Сиптергечләрне оператив мониторинглау системасы – Глонасс базасында төзелгән система, сиптергечләр белән эшкәртү буенча аграрийларга күрсәтмәләр бирергә, умартачыларга мәгълүмат бирергә һәм автоматлаштырылган оператив мониторинг алып барырга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International