Казан дәүләт аграр университеты мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты ректоры фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Имзалау процедуралары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

Җитештерү практикасын оештыру өлкәсендә килешүләр «Агросила» АҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ һәм «РМ-АГРО» ҖЧҖ предприятиеләре белән төзелде. Имзаланган килешүләр кысаларында студентлар предприятиеләрдә практика уза алалар, шул рәвешле үзләренең һөнәри компетенцияләрен конкрет алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләренә якынайта һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итә алалар.

Эшлекле программа барышында Мамадыш районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында профильле агрокласслар булдыру турында дүрт яклы килешүгә кул куелды.

"Профильле агрокласслар концепциясен гамәлгә ашыру авыл мәктәп укучыларына  һөнәр сайлауда  алдан  юнәлеш күрсәтү    максатында  башкарыла.   Мәсәлән, 2019 елда Балтач районында 10нан артык класс ачылды. Аларның төп максаты - мәктәп укучыларына кече  яшьтән үк  һөнәри юнәлешне дөрес сайларга  ярдәм  итү,  уку йортларында  сыйфатлы белгечләр әзерләү һәм соңыннан лаеклы хезмәт хакы белән эшкә урнаштыру", - дип билгеләп үтте Айрат Вәлиев.

Чара төрле авыл хуҗалыгы препаратларын һәм ашламаларын җитештерүче «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» белән фәнни тикшеренүләр һәм эксперименталь эш алып бару турындагы килешүне имзалау белән тәмамланды. Предприятие һәр кыр һәм культура өчен аерым грануллар әзерләү белән шөгыльләнә, шуның белән ул уңдырышлылыкның артуына гына түгел, ә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең экологик яктан чиста булуына дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International