Технологик модернизацияләү, уңдырышлылыкны арттыру, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм нәсел базасын үстерү Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының үсеш нокталары булачак

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов сөйләде. «ТатАгроЭкспо» агротехнология күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов һәм Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов катнашты.

Джамбулат Хатуов киңәшмәдә катнашучыларны Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеменнән сәламләде һәм Татарстанның Идел буе федераль округында иң эре ашлык җитештерүче һәм илдә иң көчле аграр төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

«Узган ел республикада бөртеклеләрдән рекордлы уңыш алынды. Шулай ук майлы культураларның, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм яшелчәләрнең тулаем җыемы артты. Агымдагы елда төп авыл хуҗалыгы культураларын чәчү узган ел дәрәҗәсендә фаразлана, шул ук вакытта көзге культуралар мәйданы сизелерлек артты, бу исә чираттагы рекордларга исәп тотарга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте ул.

Техника паркын модернизацияләү өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, узган ел Татарстан аграрийлары ике тапкыр күбрәк трактор сатып алган. Моннан тыш, республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре «Росагролизинг» АҖ белән эшләү буенча лидерлар. Лизинг инструментлары ярдәмендә узган ел төбәк кырларына 4,3 млрд. сумлык 1 075 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары кайтарылды.

Терлекчелек тә актив үсә. Авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү буенча перспектив инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Бу илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Джамбулат Хатуов сүзләренә караганда, Татарстанда җитештерелә торган продукция Россиядә дә, аннан читтә дә кулланучылар тарафыннан лаеклы урын алды һәм аңа зур ышаныч белән карыйлар.

Чәчү әйләнешен саклау, минераль һәм органик ашламалар кертү, известьлау һәм фосфоритлаштыру исәбенә туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлешләрдә Татарстан Россиядә лидерларның берсе булып тора.

Моннан тыш, коллегия утырышында авыл территорияләрен комплекслы үстерү, кадрлар белән тәэмин итү, АПКда инвестиция эшчәнлеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International