Район хәбәрләре:Зәй шикәре заводы уңышлы рәвештә сезонны тәмамлады

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

«Зәй шикәре» ААҖ шикәр әзерләү сезонын уңышлы тәмамлады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, завод 1 млн.249 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. 194 мең тоннадан артык шикәр (узган ел белән чагыштырганда 44 тоннага күбрәк), 50 мең тонна меласса һәм 56 мең тонна грануллы чөгендер сыгынтысы эшләп чыгарды. Әлеге сезонда шикәр чыгышы 15,6 % тәшкил итте.

Бүгенге көндә завод, инвестиция чараларын гамәлгә ашырып һәм ремонт чорында сезонга җентекле әзерләнү эшләрен башкарып, уртача тәүлеклек куәтне арттыру буенча планлы эш алып бара.

Заводта актив вентиляцияләүнең дүрт системасы эшли, бу кагат эчендә оптималь температураны тотарга, тамыразыкларның саклану срокларын озайтырга мөмкинлек бирә. Предприятиедә штрихкод системасы, Агро җитештерү системасы һәм сакчыл җитештерү системасы кертелгән.

Сакчыл җитештерү нәтиҗәсендә заводта җайланмаларның эшләү сыйфаты яхшырган, запаслар кимегән, бөтен җирдә хезмәткәрләрне кайдзен-эшчәнлеккә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Сакчыл җитештерү нигезләренә предприятиең барлык персоналы(100 %) укытылган.

Белешмә:

«Зәй шикәре» ААҖ Агросәнәгать комплексының динамик үсештәге компанияләренең берсе - “Агросила” холдингына керә. Шикәр чөгендерен әзерләү һәм эшкәртү күрсәткечләре буенча предприятие Россия Федерациясе заводлары арасында лидер булып тора. Барлык продукция ГОСТка туры килә, сыйфат һәм куркынычсызлык катгый контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International