«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, элек «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалын җитәкләгән, үзен җаваплы һәм максатка омтылышлы җитәкче итеп күрсәткән Виталий Новичков билгеләнеп куелды.
Виталий Новичков Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (КазДАУ) тәмамлаган, фән белән шөгыльләнгән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында игенчелек тармакларын үстерү бүлегендә эшләгән. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һәм ул Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа җитәкчене Россия авыл хуҗалыгы үзәге коллективына тәкъдим итте һәм үсемлекләрне яклау һәм орлыкчылык өлкәсендә ведомствога йөкләнгән эшнең республика өчен стратегик мөһим булуын билгеләп үтте.