Татарстан галимнәре язгы арпаның яңа сортлары өчен минераль ашламалар кертүне оптимальләштерделәр

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) – Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең аерымланган стуктур бүлекчәсе галимнәре авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, әйдәүче фәнни хезмәткәр Василий Блохин җитәкчелегендә бөртекле ашлыкның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыру өчен язгы арпаның яңа сортларын минераль ашламалауны оптимальләштерделәр. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.

Анда язгы арпаның яңа югары продуктлы сортларын булдыруга аерым игътибар бирелде. Эшкәртү өчен арпаның ике рәтле Эндан һәм күп рәтле Телевеч сортлары файдаланылды. Алар уникаль сыйфат характеристикаларына ия.

Эшкәртү барышында сортларны эшкәртү технологиясенең элементлары, шулай ук аларның максималь уңыш алуга һәм югары сыйфатлы ашлык булдыруга йогынтысы өйрәнелде.

Тикшеренү нәтиҗәсендә шул ачыкланды, минераль ашламалар кертүнең дифференциацияләнгән алымы (куаклану фазасында төп һәм өстәмә тукландыру) ашлыкның чыгышын ышанычлы рәвештә артуын тәэмин итә:Эндан - 0,79 - 1,77 т/га һәм Тевкеч - 0,33 - 1,4 т/га. Орлык чәчүнең оптималь нормасы конкрет игү шартларында продуктивлыкның генетик куәтен киңрәк ачарга мөмкинлек бирә, Эндан һәм Тевеч – 5,5 млн/га шытып чыккан орлыклар. Вегетациянең икенче яртысындагы начар шартлар булуга да карамастан, Эндан сортының уңдырышлылыгы - 3,87 т/га, Тевкечныкы – 3,77 т/га.

Эндан сортыннан тулаем аксым җыемы 533,3 кг/га тәшкил итте, Тевкеч - 496,9 кг/га. Тикшеренүләр вакытында шул билгеләнде, чәчү нормасы һәм тукландыру дәрәҗәсе югарырак булган саен гектардан чыккан аксым да күләме шулкадәр күбрәк була.

1 кг ашлама кертү фонында аның үзен аклау күләме килограммнар белән исәпләнә, 4,5 млн./га чәчү нормасында N 34,4 һәм N16P16K16 сортлы ашламалар керткәндә, Эндан – 24,1 кг һәм Тевкеч 25,3 кг арпа бирә. 1 кг арпада эшкәртелә торган протеин иң күбе Эндан сортында, 3,5 млн./га чәчү нормасында – 110,18 гр һәм азык берәмлеге – 1,29 гр.

Яңа сортларны һәм алар өчен эшләнгән агроысулларны гамәлгә кертү республика хуҗалыкларында язгы арпаның уңдырышлылыгын, табышлылыгын һәм конкурентлыкка сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International