Көзге культураларның торышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын саклап калуга, шулай ук күпьеллык үләннәрнең сакланышына кышкы чорда зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2021 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 435 мең га - көзге бодай һәм 111,5 мең га - көзге арыш.

Гыйнварның икенче декадасы гадәттәгедән 3-7°с га салкынрак булды. Кама аръягы районнарында минималь һава температурасы – -34...-39 градуска кадәр, калган районнарда -29... -33°с градуска кадәр төште....

Республика кырларында кар катламының калынлыгы 40-65 см тәшкил итә, Кама аръягының күпчелек районнарында - 30-35 см, ә күпчелек районнарда нормадан 1,5-2,5 тапкыр артыграк(норма 15-35 см).

Кар катламы калын булу аркасында туфракның туңу тирәнлеге үзгәрмәде һәм 20 гыйнварга 50-80 см иде, Арчада, Кайбычта һәм Кама аръягы метеостанцияләренең яртысында 85-95 см (норма 50-80 см) тәшкил итте.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерде.

Узган ял көннәрендә кар, җепшек кар һәм вак яңгыр рәвешендә явым-төшем булды. Һава температурасы 0°га кадәр һәм аннан да югарырак күрсәткечләргә менде.

Җылы һава торышы туфрактагы югары температураны көзге культураларның куаклану төене урнашкан тирәнлектә  сакларга ярдәм итә (-(-10,2...-4,5°С чамасы).

Шуңа бәйле рәвештә, республика кырларында 0,2-1,5 см бозлы тышча күзәтелә. Ул һава температурасы уйнап торган вакытларда барлыкка килә. Хәзерге вакытта үсемлекләр өчен бу куркыныч түгел.

Гидрометеоүзәкнең якынча фаразлары буенча, бик салкын булмаган һава торышы, урыны белән бераз кар белән республикада ай азагына кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International