Казан дәүләт аграр университеты галимнәре агроурманкомплекслары булдыру технологиясен эшләделәр

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты галимнәре урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин җитәкчелегендә республиканың төрле агроклимат зоналарында туфрак яклау үсентеләрен өйрәнү буенча тикшеренүләр уздырдылар һәм аларның торышын анализладылар.

Тикшеренүләр барышында ябык тамыр системасы һәм урман утырту коралы - меч-«Саба» инструменты ярдәмендә текә тау битләрендә урман үсентеләрен утырту технологиясе эшләнде. Уйлап табу “Саба уку-тәҗрибә урман хуҗалыгы” тарафыннан патентланган.

 Меч-“Саба” берничә ел Саба урманчылыгының урман утыртмаларында файдаланылган. Әлеге җайланма Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башка бүлекчәләрдә дә эшләү өчен тәкъдим ителде.

Бу - урман культуралары үсентеләрен утырту һәм урман яклау утыртмаларын булдыру өчен иң уңайлы кул инструменты. Аны куллану бик җиңел, аның белән хәтта яшүсмер дә эшли ала.

 Агроурманкомплексларын төзү агроурманмелиорация фондының 1,7дән алып 3,8%ка кадәр җирләрендә урман үстерү мөмкинлеген бирәчәк. Бу күрсәткеч арткан саен авыл хуҗалыгы продукциясен алу күләме дә акрынлап артачак. Тулаем уңышның үзкыйммәте 7 - 15%ка кимергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International