Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зур чакырулар» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зур чакырулар» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Бу - фәнни, тикшеренү, проект, уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары (7-11 сыйныфлар), урта һөнәри белем бирү студентлары (1-2 курслар), югары уку йортлары студентлары (1-2 курслар) өчен масштаблы ярыш. Катнашучыларга Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясе белән турыдан-туры бәйләнешле түбәндәге юнәлешләрнең берсе буенча актуаль эшләнмә уйлап табарга, эшләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк:

  • агросәнәгать һәм биотехнологияләр
  • пилотсыз транспорт һәм логистика системалары
  • зур белешмәләр, ясалма интеллект, финанс технологияләре һәм кибериминлек
  • генетика, персоналлаштырылган һәм прогностик медицина
  • когнитив тикшеренүләр
  • космик технологияләр
  • нанотехнологияләр
  • нейротехнологияләр һәм табигатькә охшаш технологияләр
  • * яңа   материаллар
  • заманча энергетика
  • акыллы шәһәр

Конкурста катнашу өчен мөстәкыйль рәвештә (ата-ананың яки остазның турыдан-туры катнашыннан башка) башкарылган, юнәлешләрнең берсенә керә торган команда проекты яки индивидуаль проект кирәк. Катнашу өчен гаризаны бер юнәлештәге трекларның берсе буенча бирергә мөмкин.

Төбәк трегы Россиянең 68 субъектында мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортларының кече курс студентлары өчен урыннарда шәхсән катнашу (очно) рәвешендә узачак. Бу трекның финал этаплары 28 мартта төгәлләнә.

Дистанцион трек башка субъектлардан мәктәп укучылары өчен, шулай ук проектның тематикасы төбәктәге шәхсән катнашу (очно) рәвешендә узган конкурс юнәлешләренә туры килми торган укучылар өчен үткәрелә. Катнашу өчен конкурс сайтында 1 мартка кадәр гариза бирергә кирәк.

Студентлар өчен трек шулай ук дистанцион узачак, анда Россия университетларының 1 һәм 2 курс студентлары катнаша ала, аларга үз проектларын 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.

Трекларда җиңүчеләр 2021 елның 10 апреленнән 15 маена кадәр конкурсның йомгаклау этабында очрашачаклар. Укучылар өчен ул өч турны үз эченә алачак: биремнәрне чишү яки тестлар узу, эссе һәм эксперт комиссиясе белән кара-каршы (индивидуаль) әңгәмә. Йомгаклау этабында студентларны эксперт комиссиясе белән кара-каршы (индивидуаль) әңгәмә көтә.

 Конкурс нәтиҗәләре 15 майда игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны зур сәләтләр күрсәткән балалар турындагы дәүләт мәгълүмат ресурсына (ГИР) кертәчәкләр, бу «Талант һәм уңыш» фонды һәм «Сириус» моделе буенча эшләүче төбәк үзәкләренең программаларында һәм чараларында катнашуга дәгъва кылу мөмкинлеген бирә.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International