Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сакчыл җитештерү гамәлгә кертелә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты хезмәткәрләре Процесслар фабрикасында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру курсы буенча укулар уздылар. Сакчыл җитештерү инструментларын кулланып укыту Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тарафыннан оештырылган иде.

Укытуның максаты - кеше мөмкинлекләрен мобилизацияләү, югалтуларны бетерү, җитештерү процессларын оптимизацияләү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның резервларын ачыклау.

Катнашучылар яхшыртулар кертү ярдәмендә, өстәмә финанс чаралары кертмичә, продукциянең үзкыйммәтен киметүдә, табышны арттыруда һәм һәр хезмәткәрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 2,5 тапкырга арттыруда чагылыш тапкан икътисадый нәтиҗәне реаль җитештерү процессында тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International