Район хәбәрләре: Актанышта алдынгылар слеты узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Актаныш районында алдынгылар слеты узды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук районның иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.

Актаныш аграрчылары адресына эшләрендә югары оешканлык, хезмәткә намуслы караулары, игенчелеккә фәнни якын килүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

 “2020 ел тарихка үзенең казанышлары һәм яхшы күрсәткечләре белән кереп калды. Алдынгылар слеты - төрле тармакларда эшләүче алдынгы якташларыбызның уңышларына бәя бирелә торган бәйрәм. Һәр тармакта үз эшләренең осталары эшли. Безнең хезмәт сөючән, нинди генә тармакта булсалар да, заманнан калышмыйча, тырышып, армый-талмый эшләүче якташларыбыз күп”, - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

Ул шулай ук район хуҗалыклары һәм агрофирмалары коллективлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

 Чара агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Министрлыкның Мактау грамоталары һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды. "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр "Тамыр" ҖЧҖ шоферы Фәвис Закировка һәм "Актаныш" агрофирмасының Чугай бүлекчәсе сыер савучысы Рифә Хуҗинага бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International