Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда сезонлы кыр эшләрен башкарганда АПК объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган киңәшмәдә АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия Авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2020 елда профилактик чаралар комплексы АПК объектларында җитди янгыннарны булдырмаска мөмкинлек бирде. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү янгыннарны булдырмау эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Әйтергә кирәк, узган ел 1 млн.гектарга якын мәйдан әйләнешкә керелгән, агымдагы елда бу күрсәткеч шул ук дәрәҗәдә булыр дип көтелә. Моннан тыш, төбәкләргә корыган калдыкларны яндыруга юл куймаска һәм минераллаштырылган полосалар салырга кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар норматив-хокукый базаны камилләштерү темасына аерым игътибар бирделәр. Узган ел янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керде - документ авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектларда җитештерүне оештыру һәм территорияләрне, биналарны һәм корылмаларны тоту тәртибен билгели. Моннан тыш, хәзерге вакытта Министрлык әлеге таләпләрне бозучы авыл хуҗалыгы җирләре милекчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен дә карый.
Чара нәтиҗәләре буенча төбәкләргә 1 мартка кадәр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча «Юл картасы» булдырырга кушылды. Джамбулат Хатуов, ведомство шулай ук муниципаль җир контроленең һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге (Россельхознадзор, Росприроднадзор) һәм Росреестр башкара торган дәүләт җир күзәтчелегенең көчәюенә исәп тота, дип ассызыклады.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, янгыннар чыгуны күзәтеп тору инструменты буларак, аерым район буенча көйләргә мөмкин булган «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының термик нокталары» мобиль кушымтасыннан файдаланырга тәкъдим ителде.
Планлаштырылган барлык комплекслы чаралар кыр эшләре уздыру чорында да, шулай ук янгын чыгу куркынычы булган башка барлык чорда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны булдырмауны тәэмин итәргә тиеш.