Казан аграр университетында авыл хуҗалыгы машиналарының эш органнарын ныгытуның комплекслы технологиясен эшләделәр

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдъһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде. Бу тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.

Технология уйлап табуга патент белән якланган. Ул үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче агросәнәгать комплексы оешмалары өчен билгеләнә. Аны тормышка ашыру өчен җайланма ВИМ Федераль фәнни агроинженерлык үзәге белән берлектә эшләнгән.

Технологияне гамәлгә кертү металлокерамик порошокларны, микроплазмалы вибродуг ныгытмасы һәм эшкәртүнең нигезле режимнары буенча микроплазмалы электроискра ныгытмасы технологияләрен куллануны күздә тота.

Яңа технологияләр буенча ныгытылган уксыман җәенке сукаларны кырда сынаулардан күренгәнчә, серияле сукалар ресурсы белән чагыштырганда, күздә тотылучы комплекслы технологияләр буенча ресурсның 3 тапкырга артуы күзәтелде.

Авыл хуҗалыгы машиналарында эш органнарының чыдамлыгын арттыру эш зоналарын төрле кушылмалардагы тузуга чыдам элементлар (вольфрам, титан, бор, углерод) белән ныгыту исәбенә ирешелә. Татарстан Республикасы буенча уксыман җәенке сукаларны (стрельчатые лапы) ныгытуның яңа технологиясен гамәлгә кертүдән икътисадый файда 34,71 млн. сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International