Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Марат Абдуллин, азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче белгече Роберт Бадикян эш сәфәре белән Кайбыч муниципаль районында булдылар. Делегацияне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озата йөрде.
Сәфәрнең аксаты - районның агросәнәгать комплексы торышына комплекслы анализ ясау һәм 2026-2027 елларга үсешнең төп нокталарын билгеләү иде.
Сәфәр барышында кече хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә багышланган уку семинары оештырылды. Чара барышында катнашучыларга яшь фермерларга да, гамәлдәге авыл хуҗалыгы кооперативларына да каралган дәүләт ярдәме чараларын алу тәртибе һәм шартларын җентекләп аңлаттылар.
Киңәшмәдә Альберт Рәхмәтуллин 2025 елның район өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Быелгы язгы чәчү кампаниясе вакытында озакка сузылган коры эссе көннәр өстәмә кыенлыклар тудырды: чәчелгән мәйданнарда дым җитмәү сәбәпле озак вакыт шытымнар күренмәде, диде ул. Шул ук вакытта Кайбыч районы терлекчелек тармагында уңай динамика күрсәтүен дәвам итә.
Рөстәм Гайнуллов билгеләп үткәнчә, 2025 ел йомгаклары буенча Кайбыч муниципаль районы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү нәтиҗәлелеге рейтингында 21нче урында, үз күрсәткечләрен 2024 ел белән чагыштырганда 5 позициягә яхшырткан. Билгеләнгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру агросәнәгать комплексының алга таба үсеше өчен ышанычлы нигез булдырачак һәм районның тотрыклы икътисадый үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, диде ул.
Марат Абдуллин республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәгенең эше һәм районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләбрәк сөйләде.
Киңәшмәдән соң министр урынбасары һәм Үзәк вәкилләре Колаңгы станциясендә урнашкан «СЛ-Агро» һәм «Сл-Молоко» ширкәтләрендә, шулай ук Чүти авылында «Йолдыз» кооперативында булдылар. Сәфәр барышында алар предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштылар һәм аларның алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
«СЛ-Агро» люцернадан грануллы үлән оны чыгаруда махсуслашкан. Җитештерү эше сезонлы (1 июньнән 10 октябрьгә кадәр), 1300 тоннага якын әзер продукция җитештерелә. «СЛ-Молоко» киң ассортиментта сөт продукциясе чыгара, тәүлеккә 2 тонналап чимал эшкәртә. «Йолдыз» кооперативы ит ярымфабрикатлары һәм тирән эшкәртелгән продукция эшләп чыгара, болар: өч төрле казылык эшләнмәләре, кулдан эшләнгән пилмәннәр, котлетлар, фрикаделькалар, манты, голубцы, тутырма, люля-кебаб, самса, эремчектән сырниклар, шулай ук ит һәм татлы эчлек белән пироглар пешерәләр.
Катнашучылар соңыннан Зур Колаңгы авылында Җәләлиев И.Р. КФХсында булдылар. 2025 елда хуҗалыкта 250 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасы файдалануга тапшырылган. Ә бүгенге көндә 435 баш терлек исәпләнә (узган елга караганда 304 башка күбрәк).