Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты, мөһим килешүләр имзаланды

2026 елның 5 июне, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ПМЭФ-2026 кысаларында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очраштылар.

Республика Рәисе, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тоннадан артык ашлык җыелды, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере үстерелде, 1,2 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелде, дип, кыскача мәгълүмат бирде. Ул, быел да мул уңыш көтелә, дип, ассызыклады.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын билгеләп үтәсем килә. Безнең өчен бу - меңләгән гаилә язмышы һәм авылларыбызның торышы”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, узган ел Татарстанда әлеге программа буенча 164 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелде һәм модернизацияләнде, диде. Алар арасында - йөрәк-кан тамырлары үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, яшьләр үзәге, 18 километрдан артык коммуналь челтәрләр һәм башкалар. Агымдагы елда 420 объект финансланган.

Очрашуда берничә килешү имзаланды. Беренчесе - Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгариф һәм фәнни-техник партнерлык турында килешү.

“Бүген безгә мәгарифне, алдынгы фәнне һәм цифрлы компетенцияләрне үстерүне көчәйтергә кирәк. Бу - тармакның технологик бәйсезлеген ныгыту өчен беренче бурыч. Безгә яңа дәрәҗәдәге, АПК продукциясен җитештерүне дә һәм заманча технологияләрне дә бертигез яхшы аңлый торган белгечләр кирәк”, - дип, билгеләп үтте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут.

Татарстан территориясендә машина-технология компаниясен булдыру кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Росагролизинг» акционерлык җәмгыяте арасында икенче килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International