Марат Җәббаров Әтнә районы авыл хуҗалыгы кооперативларының эшен өйрәнде

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Әтнә районында эш сәфәре белән булдылар. Алар район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Гарипов һәм "Таң" АХҖК җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин белән бергә йөрделәр. Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать секторы үсешен өйрәнү.

Район белән танышу "Таң" АХҖКыннан башланды. Биредә алар предприятиенең эшчәнлеге, шулай ук яшь терлекләрне карау һәм аларны тукландыру белән таныштылар.

«Тан» АХҖК - җитештерү күрсәткечләре динамик үсештәге тотрыклы-табышлы кооперативларның берсе. Аның авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 6750 га тәшкил итә, шул исәптән 6195 га - сөрүлек җирләре. Кооператив эшчәнлегенең төп төре - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату. Предприятие территориясендә заманча техника тезелеп киткән. Эре мөгезле яшь терлекләр өчен яшь буенча аерым бүлмәләр төзелгән. Хәтта "киптерү" бүлмәсе дә бар. Предприятие шулай ук нәселле эре мөгезле терлекләр үрчетү белән дә шөгыльләнә. 2009 елдан башлап хуҗалык нәсел хуҗалыгы булып тора, ул Россия нәсел лицензиясен алган", - дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин.

Хуҗалык машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирә. Предприятиенең газ белән җылытыла торган яңа гараж комплексы бар, министр анда да булды.

Ул ике өлештән тора. Берсендә белгечләрнең эш кабинеты, механизаторлар өчен ял бүлмәсе, шулай ук душ бүлмәсе һ.б. урнашкан, икенчесендә - автомат ачыла-ябыла торган ишекләр белән һәм гаражы булган ремонт остаханәсе.

Эш сәфәре ахырында Министрлык җитәкчелеге "Арыш" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты. 2020 елда предприятие матди-техник базаны үстерүгә 60 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кооператив тәүлеккә 30 башка кадәр терлек чалу куәтенә ия цех сатып алган. Бүгенге көндә цехта 10-15 баш мөгезле эре терлек суела.

Кооператив шулай ук түбәндәге төрләрдә продукция әзерләп чыгара:ярымфабрикатлар, вакуумлы төргәкләрдә сыер ите (деликатеслар), шулай ук субпродуктлар, тиреләр, терлек аяклары һ. б.

Җитештерелә торган барлык продукция, «Хәләл» рәсми товар билгесен кулланып, шәригать таләпләренә туры китереп, сыер итеннән әзерләнә.

Киләчәктә предприятие ит продукциясен район территориясендә генә түгел, ә республиканың челтәр кибетләрендә, рестораннарында һәм кунакханәләрендә, күпләп сату базаларында, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, "Казан" агросәнәгать паркында, шулай ук Мәскәү һәм Екатеринбургта сатарга планлаштыра.

Предприятие эшенә бәя биреп, Марат Җәббаров аңа алга таба үсеш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International