Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзү продукция сату проблемасын хәл иткән

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

«Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы Саба районының бик күп хуҗалыклары өчен ит сату гаранты булып тора.

-Үстерелгән терлекне сату безнең өчен элек җитди проблема иде, - дип сөйли кооператив пайчысы, «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин. - «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелү белән без бу проблемадан котылдык. Без кооперативка терлекләрне график буенча гына түгел, шалтырату буенча да җибәрәбез, өстәвенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында. Кооператив безнең терлеккә бәяләрне дә алып-сатарларга караганда һәрвакыт югарырак тәкъдим итә…

Ә менә нәрсә сөйли «Нырты» АХП ҖЧҖ директоры Ильяс Дәүләтҗанов:

-Без үгезләрнең авырлыгын 400-500 килограммга кадәр җиткерергә тырышабыз, шулай югары дәрәҗәгә кадәр симертеп сатабыз. Мондый иттән иң яхшы деликатеслар әзерләп була. Шуңа да безнең терлекләрне кооператив бик теләп һәм яхшы бәяләрдән сатып ала. Акчасын да һәрвакыт вакытында түли. Ә бу исә эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бик мөһим.

Кооператив 2009 елда төзелгән һәм 2017 елга кадәр халыктан әзер ит алып, аны үз кибете аша сату белән шөгыльләнгән. 2017 елда «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәмендә терлек чалу пункты төзелә, ул тәүлеккә 24 баш терлек сую куәтенә ия. Һәм менә нәтиҗәләр. 2018 елда кооператив тарафыннан 526 тонна ит сатылган, 2019 елда - 1219 тонна, бу елның 8 аенда - 1066 тонна. Төп сату базарлары-Мәскәү өлкәсе, Казан, Ижевск һәм Әгерҗе шәһәрләре.

-Эшләр яхшы бара, без 22 кешене эш белән тәэмин иттек, уртача айлык хезмәт хакы – 25 мең сум, - дип сөйли «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов.

Кооператив планында - итне тирәнтен эшкәртү белән җитештерү булдыру. Маллар түшкәләрен сатып җибәрү генә түгел, ә ит ярымфабрикатлары, пилмәннәр, казылык әйберләре ахыргы продукция булсын иде. Бу җитештерүнең табышлылыгын арттырырга да, пайчылар терлекләренә бәяләрне күтәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Моңа беренче адым ясалган инде – кооператив акчасына итне сөякләрдән аеру цехы төзелгән.

Менә шулай итеп, авыл эшкуарларының инициативасы һәм булдыклылыгы һәм дәүләт ярдәме белән авылда конкурентлы җитештерүләр оештырыла, яңа эш урыннары булдырыла, ә кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International