Агрокөч Кытайга хәләл продукция һәм тавык тәпиләрен экспортлауны арттыра

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, АГРОКӨЧ структурасына керүче «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ 2020 елда тере үлчәмдә 123,9 мең тонна кош ите һәм 96,6 мең тонна төрле ит продукциясе җитештерүне планлаштырган. Холдингта билгеләп үтелгәнчә, быел 95,5 млн сумлык 864,2 мең килограммнан артык продукция экспортка җибәрелгән. Экспорт төркемендә ихтыяҗ иң югары булган продукция - ул тавык тәпиләре, гомуми өлештән 64% тәшкил итә яки - 554,6 мең кг, алар Кытай сатып алучылары өчен аеруча актуаль.

Эшкәртү продукциясе категориясендә хәләл линиягә ихтыяҗ аеруча зур иде:сосиска, сарделька һәм шпикачкалар чи продукциядә – тавыкның бот һәм балтыр өлешләре.

Бүген экспортка төп ихтыяҗлар арасында - бройлер чебиләре ите һәм шул ук иттән эшләнмәләр (казылыклар, деликатеслар). Элегрәк хәләл линейка Казахстан һәм Азәрбайҗанга гына экспортка җибәрелә иде, 2020 елда Кытайга бройлер чебиләре субпродуктлары озатыла башлады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы искәртеп узуынча, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ 2020 елда Американың WATTPoultry International басмасы рейтингына кергән, ул Европада бройлер итен иң эре җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Бүген «Чаллы-Бройлер» составына елына 50 миллион баштан артык кош-корт үстерүгә исәпләнгән 11 мәйданчык керә - уникаль нәсел репродукторы, Идел буенда елына 67 миллионга кадәр йомырка җитештерүче 2 эре инкубатор, тавык итен эшкәртү заводы һәм казылык әйберләре җитештерү цехы керә.

Шул ук вакытта «Чаллы Бройлер» тулы җитештерү циклын башкара:инкубация йомыркасыннан һәм яшь чебиләр чыгарудан алып, продукция әзерләп, аны кулланучыга җитештерүгә кадәр. Җитештерү мәйданчыкларында тавыкларны ашату буенча эксперименталь программалар, Pad Cooling җайланмалары кулланыла, продуктларның упаковкалары һәм ресурсларны саклау технологияләре кысаларында түбән.

Холдингның кошчылык юнәлешенә шулай ук Россиядә иң эре эшкәртү комплексы - «Агрокөч.Чаллы-МПК» керә. Предприятиенең проект куәте тәүлеккә 144 тоннага, ягъни елга 49,5 мең тоннага җитә. Монда роботлаштырылган склад һәм әзер продукция җитештерү буенча автоматлаштырылган линияләр тупланган:традицион казылыклардан, пешерелгән ысланган эшләнмәләрдән һәм ярымфабрикатлардан алып, шул исәптән җәмәгать туклануы челтәрләре өчен, төрле төрдәге маринадлар, деликатеслар һәм чи килеш какланган продуктларга кадәр - барлыгы 350 төрдән артык продукция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International