Зәй районы игенчеләре Татарстанда уңыш җыю буенча иң югары күрсәткечләргә ирештеләр

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Зәй районында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада хәбәр итте.

«Бүген Татарстан Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә (илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2%ын җитештерә). Быел, авыр чор булуга да карамастан, соңгы 12 ел эчендә бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды – 5,4 млн. тонна, уңдырышлылык - 35,4 ц/га, шикәр чөгендере – 2,2 млн. тонна, бәрәңге – 1,2 млн. тонна, яшелчә - 300 мең тонна. Майлы культуралардан тулаем 350 мең тоннага якын май алу көтелә. Татарстан үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булып тора һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә», - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

Ул Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә Зәй районы хезмәтчәннәренең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Районда бөртеклеләр 190 мең тонна җыеп алынды, бер гектардан уңыш 48,6 центнер тәшкил итә - бу республикада иң югары күрсәткеч. Зәй районы шикәр чөгендере җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә, чәчүлек мәйданы - 9 мең гектардан артык. Быел 442,5 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 486 ц/га. Шикәр җитештерү 83,4 мең тонна тәшкил итә, шикәр чыгышы - 15,3 %.

Районда эре агрохолдинглар белән берлектә кече хуҗалыклар һәм кооперативлар үсә. Грант программалары гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 19 фермер 50 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Алар гамәлгә ашырган проектлар кош-кортларның баш санын - 200 мең башка, эре мөгезле терлекләрне һәм атларны 850 башка арттырырга мөмкинлек биргән. “Зәй” кооперативы аерым билгеләп үтелде, ул елга 117,6 тоннага кадәр сөт эшкәртә.

 

Районда шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы паркы да актив яңартыла, бу оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы агротехник алымнар башкарырга мөмкинлек бирә.

Татарстанда һәм Идел буенда гына түгел, ә тулаем Россия Федерациясендә иң эре һәм әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе - “Агрокөч” холдингының актив эшчәнлеге аркасында эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Холдингта цифрлаштыруга һәм экологик проектларга аерым игътибар бирелә.

«Әмма иң кыйммәтлесе, әлбәттә, район үсешенә һәм агросәнәгать тармагына көндәлек хезмәтләре белән үзләреннән зур өлеш кертүче кешеләр», - дип, игътибар юнәлтте Наил Залаков һәм, ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итүләрен теләде.

Чара район агросәнәгать тармагының иң яхшы эшләүче белгечләрен бүләкләү белән тәмамланды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International