Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү системасында октябрьдән яңа туган терлекләрне 100% маркировкалау кертелә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә (ВКЭ) барышында хәбәр иттеләр, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

100% маркировкалауны башлау турында карар кылуның сәбәбе йогышлы хайваннар авыруларының таралуын булдырмаудан, шулай ук йогышлы авырулар таралу чыганакларын һәм юлларын ачыклаудан гыйбарәт. Шулай ук киләчәктә субсидияләү дә идентификацияләүгә бәйле булачак.

Бүген Россия Федерациясе территориясендә йогышлы авыл хуҗалыгы хайваннары  авырулары буенча хәл катлаулы тора:

-тилчә(ящур) буенча хәтәр төбәкләр – 32 төбәк;

-африка дуңгызлар чумасы буенча - 25 төбәк;

-бруцеллез буенча - 39 төбәк;

-төенле йлгышлы дерматиты буенча - 23 төбәк;

-югарыпотагенлы кош гриппы буенча - 10 төбәк.

«Безнең республика әлеге авырулар буенча имин. Әмма йогышланган терлкләрне һәм вакцинация ясалмаган терлекләрне санкциясез кайтару куркынычы бар», - дип аңлатты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Маркировкалау һәм идентификацияләү бер хайванны икенчесе белән алыштыру мөмкинлеген юкка чыгара. Шулай ук, катгый ветеринария эшкәртүләре узмаган хайваннарны кертү мөмкинлеге дә төшеп кала. Тагын бер уңай ягы - ветеринария документлары булмаган очракта, терлекләрнең хуҗаларын эзләү, шулай ук югалган хайваннарны эзләү мөмкинлеге.

"Республика территориясенә куркыныч инфекцияләр үтеп керү намуссыз эшкуарлар аркасында булырга мөмкин. Алар өчен төп күрсәткеч - бәя. Ә йогышлы хайван авыруларына бәйле проблемалары булган төбәкләрдә терлек һәм терлекчелек продукциясенең бәясе, кагыйдә буларак, уртачадан түбәнрәк. Шуңа күрә республика территориясенә терлек кертү бар очракта да Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш. Кертүне килештергәндә без төбәкнең теге яки бу йогышлы авырулар буенча статусын гына түгел, ә терлек чыгару планлаштырыла торган хуҗалыкның иминлеген, шулай ук үткәрелгән вакцинацияләр турында мәгълүматны да исәпкә алабыз. Хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү кебек инструментны да белеп торганда, безнең үзебез теләгән терлекнең кайтарылган булуына ышанычыбыз зур була", - дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин.

Республикада хайваннарны идентификацияләү буенча чаралар быел башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 августындагы боерыгы белән республика территориясендә хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча «Юл картасы» расланды. Аның нигезендә без агымдагы елның октябреннән эре мөгезле терлекләрне маркировкалауга керешергә тиеш, 2021 елның 1 июненнән башлап вак мөгезле терлекләрне идентификацияләү эшләре башланачак, 2021 елның 1 августыннан бу системага атлар да керәчәк. Башка төр хайваннар буенча эшләр 2022 елдан 2024 елга кадәр башланачак.

Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, Татарстанда 2 728 баш эре мөгезле терлек идентификацияләнгән инде. Эш 16 районда башланган. Арча, Балтач, Лениногорск һәм Чирмешән районнары – лидерлпр.

Бүген республикада идентификацияләнгән хайваннар турында мәгълүмат кертелә торган мәгълүмат системасы билгеләнгән, бу – РегАгро системасы. Бу система оптималь булып санала, чөнки бу хайваннар турында мәгълүматны теләсә кемгә QR-код буенча белергә мөмкинлек бирә һәм ВетИс Федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән хезмәттәшлек итә. ВетИС системасы бөтен ил территориясендә гамәлгә кертелгән. Аның операторы - Россельхознадзор. Шул исәптән бу система компонентларының берсе - Дәүләт ветеринария күзәтчелеге контролендәге йөкләргә ветеринария документларын рәсмиләштерү өчен билгеләнгән «Меркурий» системасы.

30 октябрьгә кадәр барлык районнар хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләре буенча укулар узачак. Бу хакта РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте. Укулар онлайн форматта авыл хуҗалыгы белем бирү платформасында sschool.agropoliya.ru оештырыла. Укуларны төшереп калдырмас өчен платформада алдан ук теркәлергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасында барлык дәүләт хезмәтләре күрсәтү электрон рәвешкә күчерелә. Шундый ук эш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да алып барыла. Хәзерге вакытта РИВЦ ярдәме белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләр электрон рәвешкә күчерелә. Субсидия алу шулай ук хайванның бердәм идентификация номерына бәйле булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70(өстәмә 8) аша терлекләрне бердәм идентификацияләү мәсьәләләре буенча консультация алырга, биркалар алу өчен заявкалар бирергә, кызыксындырган сорауларны бирергә һәм килеп туган кыенлыклар турында мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International