Татарстанда топ-5леккә керүче «Чәк-чәк» җитештерүчеләр

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген, 14 октябрьдә, чәк-чәк көне билгеләп үтелә, шул уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татарның кунакчыллык символы булган бу милли татлы ризыкны Татарстан Республикасында кемнәрнең җитештерүе турында сөйләргә булды.

Элегрәк бу татлы ризык бәйрәм ризыгы булып кына санала иде, ул бәйрәм өстәлләрендә була иде, туйларга бүләк итәләр иде. Хәзер исә ул көндәлек ризыкка әверелде, аны теләсә кайсы супермаркетта сатып алырга мөмкин.

Шуны әйтергә кирәк, чәк-чәк җитештерү күләме буенча рейтингта Казанның 3нче икмәк заводы беренче урында тора. 2019 елда биредә 1003 тонна чәк-чәк җитештерелгән. Казан шәһәренең икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерүчеләренең иң борынгыларының берсендә әлеге татлы ризыкның 44 төрен сайларга мөмкин. Мәсәлән, матур бизәлгән «Яраткан шәһәрем» тартмасында чәк-чәкнең 8 төре урнаштырылган:классик, мәкле, күнжутлы, кокослы, җиңеләйтелгән дөге, кузы чикләвеге, күрәгәле, шоколадлы.

1939 елда башланган завод тарихы күп еллар дәвамында икмәк пешерүчеләрнең хезмәте һәм тырышлыгы аркасында барлыкка килгән вакыйгаларга һәм гореф-гадәтләргә бай. «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ узган ел Болгар музей-тыюлыгында “Чәк-Чәк” II Бөтенроссия гастрономия бәйрәме” фестивале кысаларында узган “Иң яхшы чәк-чәк” дегустация конкурсында җиңүче булды.

Икенче урында - Икмәк-кондитер комбинаты. Биредә чәк-чәкнең 27 төрен сатып алырга була, алар авырлыгы, төргәкләре белән генә түгел, ә тәмнәренең төрлелеге белән дә аерылалар. Узган ел “БКК” 230 тоннага якын чәк-чәк җитештергән.

Өченче урында - Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз). Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе системасында һәр елны уртача 80-90 тонна чәк-чәк җитештерелә. Бу татлыны әзерләүдә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән районнары аеруча активлар.

Татарстанда чәк-чәкне төрле рәвешләрдә ясыйлар: тау, конус, цилиндр, квадрат, порцияле шарлар. Һәр районда кондитер әйберләрен үзләренчә әзерлиләр, мәсәлән, Әгерҗе, Актаныш һәм Чирмешән районнарында - эре, вак шарлар, Әгерҗе районында – озынча тешләр, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Саба районнарында - вермишель токмачлары рәвешендә.

Дүртенче урында – 1 нче пекарня, ул татлы яратучыларга традицион, чын чәк-чәк пешерә. 2008 елда төзелгән предприятие Татарстан базарында чәк-чәк җитештерү буенча алдынгы урында тора – ул елга 80 тонна чамасы чәк-чәк әзерли. Милли кухня традицияләрен саклап, биредә 5 төрле татлы җитештерелә, моннан тыш, бәйрәмчә матур тартмада сувенир чәк-чәк сатып алырга була. Бу милли колоритлы иң яхшы бүләктер, мөгаен!

Безнең рейтингның бишенче урынында – «Зеленодольск икмәк комбинаты», ул 16 төр чәк-чәк тәкъдим итә. Предприятие елга 50 тонна продукция чыгара. Ул Зеленодольск районын гына түгел, башка төбәкләр белән дә хезмәттәшлекне үстерергә омтылып, Казан, Чебоксар һәм Волжск кебек шәһәрләрне дә сыйфатлы продукция белән тәэмин итә.

Чәк-чәкнең төп составы үзгәрми, аның формасы гына үзгәрә. Чәк-чәк өчен татлы әзерләү өчен балны шикәр кушып эретергә, су өстәргә һәм, болгатып торып, сироп кайнатырга кирәк. Пешерелгән чәк-чәк өстенә кайнар балны агызалар, чәк-чәкне бал белән катнаштырып, теләгән рәвешкә кертер өчен аны шундый савытларга салалар. Теләгәндә, десертны чикләвек һәм кипкән җимешләр белән бизәргә мөмкин.

Май, он, йомырка, сөт һәм бал – тәмле чәк-чәк әзерләү өчен шулар гына кирәк.

Чәк-чәкнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы аның составында табигый бал булу белән аңлатыла, һәркемнең бу уникаль умартачылык продуктының файдасы турында ишеткәне бардыр инде. Әмма, югары калорияле татлы ризык булганга күрә, аның белән артык еш мавыгырга кирәкми.

Күләме буенча рекорд куерлык чәк-чәкне Казанда 2018 елгы FIFA ачылышына әзерләгәннәр иде, ул футбол тубының яртысы рәвешендә иде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International