Татарстан аграрийлары 2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга өстәмә акчалар алырга мөмкин

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, эре инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда минераль ашламаларга кызыксындыру субсидияләре бирү кагыйдәләре турында сөйләштеләр, әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү буенча эш тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән, әмма, әлегә көннәр матур торганда, кукуруз һәм көнбагышны җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк. “Шулай ук минераль ашламалар кертү өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы үтенечебез дә республика Президенты тарафыннан хупланды”, - дип, хәбәр итте министр.

 Министр урынбасары Илдус Габдрахманов уңдырышлылыкның тотыла торган минераль ашламалар күләменә бәйле булуы һәм аларны 2021 ел уңышы өчен сатып алуга субсидияләр бирү шартлары турында сөйләде.

Яңа кагыйдәләр буенча аграрийларга субсидияләр алу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк булачак:

 • 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елның 15 ноябренә кадәр 2020 елгы чәчү мәйданнары буенча гектарга  кимендә 35 кг ашлама тупланган булуын расларга (дәүләт ярдәменнән файдалану өчен)  

• агрохимик тикшеренүләрнең 5 еллык циклын үтәмәгән очракта,  субсидияләр бирелми;

 Индикатор шартлары:

  •  чәчүлек мәйданнары 2020 елдагыдан да ким булмаска тиеш;
  • 2021 елның 1 июленә 2021 ел уңышы өчен гектарга кимендә 50 кг (үз акчаларына гектарга кимендә 40 кг) минераль ашламалар кертелергә тиеш;
  •  1,3% кызыксындыру коэффициенты 2020 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләгән таләпләргә туры килә торган стационар эретмә узеллары булганда кулланыла.

Илдус Габдрахманов шулай ук туклану элементларының үзләштерелүен арттыру һәм үсемлекләрне үстерү өчен туфракның әчелеген бетерү буенча Татарстанда башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Фикер алышуның икенче өлеше хуҗасыз объектларны рәсмиләштерүгә багышланган иде. «Бүгенге көндә аларны рәсмиләштерү РФ Граждан кодексының 225 статьясы нигезендә башкарыла, хуҗасыз барлык күчемсез милек шул территориядәге җирле үзидарә органы гаризасы буенча күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы орган тарафыннан исәпкә алына. Хуҗасыз милекне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерү буенча район башлыкларының күп тапкырлар бирелгән мөрәҗәгатьләренә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Граждан кодексының 225 статьясы катгый үтәлә, дип җавап бирде. Бу рәсмиләштерү тәртибе 2 елга кадәр сузыла. Әмма мондый объектлар булган районнарга аны узарга кирәк, чөнки хуҗасыз объектларга хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү салымнар җыярга, буш биналарны файдалануга  бирергә, фермерларны үз районыңа җәлеп итәргә, яңа эш урыннары булдырырга, грант программаларында катнашырга һәм ташламалы кредитлар алырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Киңәшмә барышында шулай ук күчемсез мөлкәткә милек хокукын тану буенча Алексеевск районы тәҗрибәсе турында фикер алыштылар, ә Кама Тамагы районы хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International