Татарстан Президенты Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында катнашты

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары һәм АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Дмитрий Патрушев субъект башлыкларына «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының әһәмиятен аңлаулары һәм үткәрелә торган штабта шәхси катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елда федераль бюджетта дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга 35,9 млрд.сум каралган. Бу акчаларның күп өлеше – 22,5 млрд. сум – төбәкләргә җибәрелгән инде. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, пандемия булуга карамастан, күпчелек субъектлар үз өсләренә алган күләмнәрне һәм йөкләмәләрне үтиләр, төзелеш һәм ремонт эшләрен вакытында тәмамлыйлар.

Киңәшмә барышында Башкортстан, Татарстан, Ингушетия, Дагстан, Тыва, Төньяк Осетия-Алания, Кабарда-Балкар һәм Чечен республикалары, Ставрополь крае, Архангельск, Воронеж һәм Новосибирск өлкәләре башлыклары чыгышлары тыңланды. Республикада дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, агымдагы елда программа буенча республикага акча лимиты 2 млрд 168 млн сум тәшкил итә. Гомумән алганда, башкарылган эш күләме 78% тәшкил итә. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ел ахырына кадәр республика планлаштырылган эшләрнең 100% үтәлешен һәм акчаларның тулысынча тотылуын тәэмин итәчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәр чарага җентекләп тукталды. Шулай итеп, инженерлык инфраструктурасын һәм торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларын үстерү кысаларында 7 км газүткәргеч, 25,5 км суүткәргеч сузу планлаштырыла, торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү буенча 10 проект гамәлгә ашырыла. Башкарылган эшләр күләме 95% тәшкил итә. Эшләрне тулысынча тәмамлау һәм акчаларны үзләштерү агымдагы елның ноябрендә булачак.

126 гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен 8,2 мең квадрат метр торак төзү эшләре төгәлләнде диярлек. Акча тулысынча тотылды. Октябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән яллаулы торак төзү буенча өстәмә килешүләр төзелде.

Авыл халкына ярдәм итүнең нәтиҗәле инструменты - авыл ипотекасы программасы, дип, дәвам итте Татарстан Президенты. Республикада 2,3 млрд. сумга 1 меңнән артык кредит бирелгән, хупланган 3 мең гаризаны да исәпкә алганда, бу сумма 7,1 млрд. сум булачак. "Элегрәк мин, Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы кысаларында Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите буенча эшче төркем җитәкчесе буларак, башка проектлар буенча үзләштерелмичә калган акчаларны бүлү хисабына авыл ипотекасы буенча финанслауны арттыру кирәклеге турында төбәкләрнең фикерен белдереп, Россия Президентына мөрәҗәгать иткән идем. Хөрмәтле Дмитрий Николаевич, безнең тәкъдимне хуплавыбызны сорыйбыз», - дип, мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.

Авыл территорияләрен төзекләндерү чаралары кысаларында Татарстанда 501 объект төзелеше планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, башкарылган эш күләме 80% тәшкил итә. Барлык эшләрне 20 ноябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

«Авыл территорияләренең заманча күренеше» программасы кысаларында Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында блоклы чистарту корылмалары һәм ташландык суларны агызу системасы төзү каралган. Бу эштәге дәүләт контрактында эшләрне башкарганнан соң гына подрядчы белән исәп-хисап ясау каралган. Объектларны файдалануга тапшыру һәм акчаларны тулысынча үзләштерү декабрь аена планлаштырылган.

Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү проекты кысаларында 15 км озынлыкта автомобиль юллары (6 объект) төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Эшләр 91%ка башкарылган. 1 декабрьгә кадәр эшләр төгәлләнәчәк.

“Шулай итеп, хәзерге вакытта “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру план буенча бара. Агымдагы елның 20 декабренә кадәр акча тулысынча үзләштереләчәк, максатчан күрсәткечләр үтәләчәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Дмитрий Патрушев «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны даими контрольдә тотарга өндәде һәм моны авыл халкы алдында уртак җаваплылык дип атады. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы дәүләт программасына кураторлык итүче үзенең урынбасары Оксана Лутка атна саен аның үтәлеш статусы турында хәбәр итәргә, шулай ук министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов белән бергә АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре катнашында программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышу уздырырга кушты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International