Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә килүчеләрне кайнар пылау белән сыйладылар

2020 елның 10 октябре, шимбә

Кем өчендер көтеп алынган ял көннәре йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен шимбә - аеруча мөһим һәм мәшәкатьле көн. Һәр шимбә көнне зур социаль әһәмияткә ия булган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Фермерлар өчен алар – җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлеге булса, шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзанрак бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге.

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлек һәм товарларны республика районнарыннан фермерлар, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.

Иртәдән үк Яңа Савин районы мәйданчыгындагы ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Урамда әле караңгы булуга карамастан, Х. Ямашев проспектында тормыш кайнап торды. Продукциянең ассортименты сөенерлек иде, ә сатып алучылар яшелчә, ит, казылык әйберләре, он, ярмалар, үлчәүле сөт, май, сыр, шикәр комы һәм бал кебек продуктлар алдылар. Барлык продукция ветеринария хезмәте тикшерүе узган. Марат Җәббаров шәхсән үзе продукция сатучы фермерлар белән аралашты, сәүдә нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары белән кызыксынды.

Шуны әйтергә кирәк, ярминкәләргә иң иртә килүче сатып алучылар – алар, әлбәттә, өлкән буын кешеләре. Иртәнге 5тән үк киләләр, ә көннәр салкынаеп бара, шуңа күрә мәйданчыкларда камыр ризыклары белән кайнар чәй өстәлләре оештырылган, ә Мәскәү районының ярминкә мәйданчыгында казанда тәмле пылау пешергәннәр.

Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International