Рөстәм Миңнеханов:авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре актив рәвештә экспортны арттыралар, бу елның 9 ае эчендә ул 1,5 мәртәбәдән күбрәккә артты

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Президенты барысын да һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул, бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә, дип, билгеләп узды.

"Илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2 %ын җитештерә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан - үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Агымдагы елда, катлаулы чорга карамастан, соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш – 5,4 млн. тонна ашлык җыелды, уңдырышлылык 35,4 ц/га тәшкил итте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Майлы культуралар – 350 мең тонна, бәрәңге – 1,2 млн.тонна, яшелчә – 340 мең тонна, шикәр чөгендере – 2,2 млн. тонна көтелә.

Суктырылган ашлык күләме буенча Буа, Арча һәм Тәтеш районнары алды булды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Иң югары уңдырышлылык Зәй, Кукмара, Балтач, Тәтеш районнарында – 40 ц/га.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бөртеклеләрдән иң зур уңыш алган хуҗалыкларны да билгеләп үтте. Ул эшчәнлекләре агросәнәгать комплексына бәйле булганнарның барысына да – агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә югары нәтиҗәләр күрсәткәннәре һәм киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Республика сөт җитештерү буенча Россиядә ышанычлы рәвештә алда бара. Агымдагы елда ул 1,9 млн. тоннага якын булачак. Киләсе елда бу күләмне 2 млн. тоннага кадәр җиткерергә кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстанның агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада дистәләгән терлекчелек объектлары, ындыр табаклары һәм элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Әлеге проектларга инвестицияләр күләме 15 млрд. сум тәшкил итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты әйтүенчә, авыл үсешендә мөһим фактор – кече хуҗалыкларны ныгыту. Татарстанда нык фермер классы формалашты, болар - 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4600дән артык фермер хуҗалыгы, 1200 дән артык гаилә фермасы.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төп бурыч – авыл кешеләренең тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Нәкъ менә шуның өчен дә республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Авылда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары, спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре актив рәвештә экспорт күләмен арттыралар. Агымдагы елның 9 аенда ул узган елга карата 1,5 тапкырга (200 млн.доллардан артык) арткан). “Татарстан продукциясе дөньяның 70 иленә чыгарыла. Моннан тыш, безнең 70тән артык предприятие хәләл продукция җитештерү буенча сертификацияләнгән. Безнең максат - республикада продукцияне максималь рәвештә эшкәртү һәм әзер продуктны югары өстәмә бәя белән экспортлау”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика шәһәрләрендә атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырулары өчен барлык шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

“Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм, - диде ул. - Туган җирне яратуыгыз, тырыш хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән зур өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим”.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International