Бу хакта бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты хәбәр итте, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнде.
Коллегия Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты
“Быел без ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итәбез. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да республика яшьтәше. Бүген Татарстан агросәнәгать комплексы илдә әйдәп баручыларның берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча (2019 ел нәтиҗәләре буенча 251 млрд. сум, җитештерү индексы 103%) лидерлар рәтенә керә. Илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2 %ын җитештерә. Татарстан - үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика аграрийлары алдында торган бурычлар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты, һава торышы-климат шартларына бәйсез рәвештә, җитештерү күләмнәрен тотрыкландыру зарурлыгын билгеләп үтте. Моның өчен Татарстанда корылыкка чыдам сортлар өлешен арттыралар, игенчелекне биологияләштерүне киңәйтәләр һәм цифрлы технологияләрне актив кулланалар. Быел мул уңыш көтелә - 5 млн тонна ашлык.
Республика Президенты шулай ук, чәчүлекләрнең продуктивлыгы кертелгән минераль ашламалар күләменә турыдан-туры бәйле, дип билгеләп үтте. Ел саен республика бюджетыннан аларны сатып алу өчен 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелә, бу 1 гектарга 70 кг ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Агымдагы ел бу чараның нәтиҗәле булуын күрсәтте - уңдырышлылык хәзер үк бер гектардан уртача 35 центнердан артып китә(36,4 ц/га).
Бер үк вакытта Татарстанда туфракны известьлау аша аның уңдырышлылыгын саклап калуга зур игътибар бирелә (Татарстан Республикасында әчелеге төрле дәрәҗәдәге сөрүлекләр 43% тәшкил итә). Республика бюджетыннан ел саен 60 мең га мәйданда известьлау уздырыла, федераль программа кысаларында бу мәйданны 80 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шул исәптән 2025 елга – 105 мең гектарга кадәр. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Президенты чыгымнарны каплау күләмен 90 % дәрәҗәсендә саклап калуны сорады.
Татарстанның агросәнәгать тармагын үстерү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов соңгы 10 елда мегаферма төзүгә, терлекчелек комплексларын реконструкцияләүгә һәм нәселле терлек сатып алуга 160 млрд.сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән булуын билгеләп үттте. Нәтиҗәдә, республика - сөт җитештерү буенча илдә лидер.
Республика аграрийлары яңа перспективалы юнәлеш – азык үзәкләре төзү эшен үзләштерәләр. Беренче проектларны тормышка ашыру аларның нәтиҗәле булуын күрсәтте:терлекләрнең продуктивлыгы 15% ка артты һәм терлек азыгына чыгымнар 12% ка кимеде. Моннан тыш, мондый алым шәхси ярдәмче хуҗалыкларда азык белән тәэмин итү проблемасын хәл итә. Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгын Татарстанда азык үзәкләре төзүнең уникаль тәҗрибәсе белән танышырга чакырды һәм әлеге эш юнәлешенә федераль дәрәҗәдә ярдәм итүләрен сорады. Дмитрий Патрушев әлеге мәсьәләне хәл итәргә әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дмитрий Патрушевка һәм «Росагролизинг» АҖ җитәкчесе Павел Косовка технологик модернизацияләү мәсьәләләрендә Татарстан аграрийларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
2006 елдан әлеге максатларга республика бюджетыннан ел саен 2 млрд. сум тирәсе акча юнәлтелә. Шуның аркасында 7 меңнән артык трактор, 3 меңгә якын ашлык җыю һәм 1 меңнән артык азык җыю комбайны сатып алынган. 2020 елда гына да 800дән артык техника сатып алынган (3 млрд.сумга).
Моннан тыш, Татарстан Президенты авыл территорияләрен тотрыклы үстерүдә кече хуҗалыкларның төп рольне уйнавын билгеләп үтте. Татарстанда авылда тотрыклы фермер классы барлыкка килде. Бу - 4 мең КФХ һәм 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык. Алар республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерәләр. Авылда бизнесны үстерергә теләүчеләр саны ел саен арта бара. Шул ук вакытта инициативалы авыл кешеләреннән заявкалар саны федераль дәүләт ярдәме кысаларындагы мөмкинлекләрдән артып китә.
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда фермерлык хәрәкәтен үстерү өчен федераль акчалар күләмен арттыруны сорады, бигрәк тә Агростартап программасы буенча. Исегезгә төшерәбез, «Агростартап» конкурсында 162 җиңүче булган, шуларның 64е грантлар алган, калган җиңүчеләргә өстәмә рәвештә 365 млн сум акча кирәк (шул исәптән 295 млн сум - федераль бюджеттан).
Дмитрий Патрушев хәзерге вакытта финанслау күләмен арттыру мөмкинлегенең эшләнүе турында әйтте.
Шулай ук узган елның декабрендә РФ Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты авыл территорияләрен төзекләндерү һәм аларны баланслы үстерү буенча бурычлар билгеләде. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итү генә авыл халкының тормышы яхшыруын һәм агросәнәгать комплексы продукциясе үсешен тәэмин итәчәк.
Татарстанда бу юнәлештә даими эш алып барыла. Шулай итеп, гамәлгә ашыру 2019 елда тәмамланган «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы кысаларында 5 меңнән артык кеше торак белән тәэмин ителгән, 220 км автомобиль юллары төзелгән. Бу елдан башлап «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эш дәвам итте. Анда иң мөһим авыл ипотекасы булды.
Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, Рөстәм Миңнеханов әлеге программа буенча лимитларны арттыру зарурлыгы турында төбәкләр фикерен белдерде.
“Моннан тыш, киләсе елда дәүләт программасы кысаларында без 49 мең авыл кешесе яши торган территорияләрне комплекслы үстерү буенча 17 проектны гамәлгә ашыруны (55 инженер инфраструктурасы һәм социаль-мәдәни көнкүреш объекты төзүне) планлаштырабыз. Шул ук вакытта 2021 елдан дәүләт программасы чаралары буенча чыгымнарны киметү планлаштырыла(2,2 млрд. сумнан 0,7 млрд. сумга кадәр, шул исәптән РФ бюджетыннан 1,2 млрд. сумнан 0,6 млрд. сумга кадәр), бу безнең проектларны тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәячәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет чыгымнарын саклап калу мөмкинлеген карауны сорады.
Аны үтәү кешеләрнең авылдан китүен туктатырга һәм авыл территорияләрен перспективалырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасы Президентын бу мәсьәләдә хуплады.