Россиянең һәм Татарстанның агросәнәгать продукциясен экспортлау шактый артты

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

“2020 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча, ЕАЭС илләре буенча белешмәләрне исәпкә алып, Россия 13 млрд.доллардан артык суммада АПК продукциясен тышкы базарларга чыгарды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 млрд долларга яки 18 %ка күбрәк”, - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.

Вице-премьер, 2020 елда үзебезнең агросәнәгать комплексы продукциясен иң күп сатып алучы – Кытай булды дип билгеләп үтте, ул 1,9 млрд.доллар күләмендә Россия азык-төлеген алган, бу, 2019 елның беренче яртыеллыгындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 35%ка күбрәк. Икенче урында – 1,5 млрд доллар(+42%) күрсәткече белән Төркия, өченче урында - Казахстан, аның безнең товар белән тәэмин ителү күләме 974 млн доллар(+20%) тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау планнан 52%ка үтәлгән - 165,4 млн. доллар тәшкил итә, план - 318,3 млн.доллар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 80,6% яки 73,8 млн. доллар тәшкил итә.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны арттыру кысаларында хәләл продукция экспортын киңәйтү мөһим урынны алып тора. Хәзерге вакытта республикада җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд.сумнан артып китә, шул юнәлештә 50дән артык җитештерүче бар, шул исәптән: - 18 компания экспортка юнәлгән, шулардан 5 компания «Хәләл» халыкара сертификатына ия.

Татарстан 2024 елга кадәр «Хәләл» продукция экспортлауны, 2020 елда көтелә торган нәтиҗәләр белән чагыштырганда, кимендә 2 тапкырга арттыруны планлаштыра.

«Агымдагы елның беренче алты аенда АПК экспортының уңай динамикасы барлык төп товар төркемнәре буенча диярлек күзәтелде. Төп драйверлар -үсемлек майлары һәм бөртекле культуралар, моннан тыш, ит продукциясе һәм шикәр категорияләрендә шактый үсеш бар. товарлар экспортлауны арттыруга агросәнәгать продукциясен җитештерүне кызыксындыруга һәм аны сертификацияләүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары да нык булыша. Моннан тыш, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм башка ведомстволар тарафыннан үзебезнең җитештерүчеләр өчен перспективалы чит ил базарларына чыгу мөмкинлеген ачу һәм киңәйтү буенча актив эш алып барыла. Беренче яртыеллыкта безнең продукция дөньяның 149 иленә экспортланды. Россия азык-төлек продуктларының конкурентлылык сәләтен арттыру аркасында Россиянең сәүдә партнерлары - илләр саны, шулай ук экспорт күләме дә артачак кына», - дип хәбәр итте Виктория Абрамченко.

Россиянең алдынгы сәүдә позициясен бөртекле ашлык тәшкил итә, агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүнең гомуми күләменнән 27% аның өлешенә туры килгән.

Бөртекле культураларны экспортлау физик күләмдә 25%ка – 17,6 млн. тоннага кадәр артты, уңай динамиканы, аерым алганда, бодай, кукуруз һәм арпа күрсәтте. Быел Россия ашлыгын сатып алучы иң эре илләр арасында -Төркия, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны.

Узган ел иайлы культураларның рекордлы уңышыннан соң, 2020 елның беренче яртысында май тармагы продукциясен экспортлау 2,5 млрд долларга (+31%) артты. Экспортка чыгару буенча иң зур үсешне көнбагыш мае тәэмин итте, ул 38% ка артты һәм 1,5 млрд.доллар тәшкил итте. Аны төп сатып алучы - Кытай, ул әлеге чорда аны сатып алуны өч тапкырга арттырган – 577 млн. долларга кадәр. Бу күләмнең яртысы диярлек үзебезнең көнбагыш маен импортлауга туры килә, аны җибәрү 3,8 мәртәбә артты, ул 282 млн долларга җитте. Май продукциясе экспортерлары өчлегенә шулай ук Төркия һәм Һиндстан керә.

Моннан тыш, чит илгә 564 млн.сумлык 343 мең тонна ит һәм сөт продукциясе җибәрелгән, бу узган елгы күрсәткечтән 1,7 тапкыр күбрәк. Бу категориядә кош ите лидерлык позицияләрен ала, аны экспортлау 2,2 тапкыр арткан - 223 млн доллар, Кытайга аны сату ун тапкырга арткан. Әлеге төркемдә иң күп сатып алучыларга шулай ук Казахстан һәм Украина да керә.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен экспортлау 25 %ка - 2,1 млрд долларга кадәр артты. Аерым алганда, бу уңай динамика шикәр хисабына тәэмин ителгән, аны экспортлау, узган ел белән чагыштырганда, 4,8 тапкыр арткан, 314 млн.доллар тәшкил иткән. Бу сегментта Россия продукциясенең төп импортерлары - Казахстан, Беларусь һәм Үзбәкстан.

2020 ел йомгаклары буенча «АПК продукциясен экспортлау» федераль проекты паспорты нигезендә Россия авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек продукциясен 25 млрд.доллар күләмендә экспортларга тиеш. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы максатчан күрсәткечнең үтәлешенә ышана, моңа, әлбәттә, экспорт юнәлешендәге продукция җитештерүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International