Роман Чекушов: Татарстан Республикасы соңгы елда АПК продукциясен экспортлауда шактый алга китте

2020 елның 14 августы, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК продукциясен экспортлауны үстерү департаменты директоры Роман Чекушев Татарстанда  экспорт мәсьәләләре буенча, хәләл продукция экспортын да кертеп, берничә семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, башка тармак ведомстволары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - АПК продукциясе экспортерлары катнашты.

Республиканың агымдагы чорга АПКны экспортлау нәтиҗәләре һәм ел азагына кадәр планнар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 14 августка республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау планнан 52 %ка үтәлгән – пландагы 318,3 млн.доллардан 165,4 млн. доллар тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 80,6% яки 73,8 млн доллар тәшкил итә.

 Роман Чекушев, республика соңгы елда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауда шактый алган киткән, җитди төбәк инфраструктурасы булдырылган, дип билгеләп үтте. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, үз чиратында, ярдәм итүнең финанс инструментларын камилләштерәчәк. Экспортка ике төп юнәлеш буенча ярдәм күрсәтелә: майлы культуралар җитештерүне һәм эшкәртүне кызыксындыру һәм ташламалы кредит бирү. Моннан тыш, экспортлаучыларга транспортлау һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә карала. Мәс., Agroexport махсуслаштырылган мәгълүмат ресурсында дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алырга, продукциянең төрле төрләре буенча аналитиканы, базар структурасын өйрәнергә һәм белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин.

 “Республикага килүнең төп максаты – бизнес турында сөйләшү, нинди проблемалар яки кыенлыклар барлыгын өйрәнү һәм аларны җиңәргә ярдәм итү”, - дип билгеләп үтте Роман Чекушов.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны арттыру кысаларында хәләл продукция экспортын киңәйтү мөһим урын алып тора. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хәләл продукцияне экспортлау мәсьәләләре буенча эксперты Рөстәм Гайнуллов хәбәр итүенчә, хәзер республикада җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд. сумнан артып китә, 50дән артык җитештерүче бар, шул исәптән: экспортка юнәлгән 18 компания, шуларның 5есе «Хәләл» халыкара сертификатка ия.

 Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан 2024 елга кадәр «Хәләл» продукцияне экспортлауны, 2020 елда  көтелә торган нәтиҗәләр белән чагыштырганда, 2 тапкырга арттыруны планлаштыра.

"Һичшиксез, хәләл продукция базарының мөмкинлеге бик зур. Бу юнәлештә эшне үстерергә кирәк, һәм бу эшчәнлектә Татарстан стратегик үзәк булырга тиеш», - диде Роман Чекушов.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК продукциясен экспортлауны үстерү департаменты директоры шулай ук Казан май экстракциясе заводының һәм «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кооперативының эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International