Мөмкинлекләр Республикасы: Тукай районында фермер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән сарымсак үстерә башлады

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәр атнада  без авылда үз эшләрен ачып, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче һәм аякларында нык торучы кешеләр  турында язабыз. Шундыйларның берсе -Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан Илмир Сәгытъдинов. 2019 елда ул «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 1,5 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала.

Илмир сарымсак үстерү белән инде өч ел шөгыльләнә. Бу авыр хезмәттә аңа сыйныфташы Анатолий Захаров булыша. Югары икътисадый белемле егетләр яшелчә базарын җентекләп өйрәнәләр, сарымсак кирәклеген һәм аны тормышка ашыру мөмкинлекләрен ачыклыйлар.

Фермерның арендага алынган биш гектар җирендә өч сорт сарымсак чәчелгән: Люба, Шадейка һәм Добрыня. Аларның һәркайсы билгеле бер вакытта өлгерә. Сарымсак утырту һәм уңыш җыю өчен фермерлар, гадәттә, тагылма агрегатлар кулланалар.

 "Сарымсак үстерү җиңел түгел, әмма без тәвәккәлләп тотындык. Иң элек, зур уңышка исәп тотып, җитештерү мәйданнарын киңәйтергә булдык, ә моның өчен техника һәм җайланмалар  кирәк, шуңа күрә конкурста катнашырга булдык. Шартларны өйрәнеп, катнашу өчен документлар тапшырдык, үзебезнең проектны тәкъдим иттек. Тырышлыкның нәтиҗәсе үзегез  күрәсез», - дип искә ала Илмир Сәгытъдинов.

Өч ел эчендә фермерлар шактый тәҗрибә туплаган. Хәзер алар ашламалар, туфрак эшкәртү, үсентеләрне карау һәм сарымсак үстерүнең башка нечкәлекләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр.

 "Эш бик мәшәкатьле, уңыш, нигездә, һава шартларына бәйле. Күләгәдә, юеш туфракта ул начар үсә, кояшлы урынны, комлы, җиңел туфракны ярата. Аны өлгерүгә җыеп алырга кирәк, әгәр туфракта озаграк булса, кабат тамыр җибәреп, алдагы  циклга күчәргә мөмкин. Әгәр аны элегрәк җыйсаң, ул өлегрмәгән булырга  мөмкин", - дип сөйли Анатолий Захаров.

Фермерлар даими эзләнүдә. Ике ел элек алар хәтта бер профессор янына Пермьгә барганнар. Ул аларга «Шадейка» сортын утыртырга тәкъдим иткән. Әлеге сорт Пермь галимнәре тарафыннан чыгарылган. Тәҗрибә өчен алар аны кечкенә түтәлләрдә чәчкәннәр.

"Сарымсак үстерүне орлыклардан башласаң, яхшы уңыш алу өчен өч еллык цикл узарга кирәк. Беренче елда орлыкны җыярга һәм әзерләргә кирәк. Икенче елда бу орлыклардан бер баш кечкенә   сарымсак үсә. Өченче елда гына, шушы беренче кечкенә  сарымсак башын утыртып, “чын” сарымсак  җыеп була, - дип сөйли сарымсак үстерү серләре турында  Илмир Сәгытъдинов.

Бүген фермерлар үз районының аграр тармагын үстерүгә зур өлеш кертәләр. "Тәвәкәл яшьләр өчен дәүләт ярдәме бик вакытлы. Әмма аларның үзләренә даими рәвештә эзләнергә, бары тик алга   омтылырга кирәк. Шул очракта гына аларны уңыш көтә", - ди Илмир Сәгытъдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International