Марат Җәббаров: Татарстанда акчалата табыш 5 айда 40,6 млрд сум тәшкил итте

2020 елның 18 июле, шимбә

Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча тулаем продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил итте.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.

Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференцэлемтә режимындагы  киңәшмәне   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Нотык  башында министр агымдагы кыр эшләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлек азыгы әзерләү дәвам итә, 17 июльгә 2 млн 500 мең тонна сенаж һәм  410 мең тонна печән    әзерләнгән.   Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 63,5 мең га мәйданда җыелган, шулай ук аграрийлар   бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Дүрт район бу эшкә кушылды инде: Азнакай (80 га), Апас (45 га), Буа (107 га) һәм Лаеш (23 га) районнары. Республика буенча әлегә беренче 255 гектар суктырылган.

 

Нотыкның  төп темасына күчеп,  Марат Җәббаров,  2019 ел нәтиҗәләре буенча табышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең  саны 90%ка җитте, дип әйтте. «20 муниципаль районда барлык авыл хуҗалыгы оешмалары  табышлы һәм тагын 10 районда табышлы хуҗалыкларның артуы  күзәтелә.     Шулай булса да,  тулаем тармак буенча 1,4 млрд.сум күләмендә керем алынмый  калган,   аерым алганда, бу зыянга эшләүче 49 хуҗалык аркасында. Иң зыянга эшләүче хуҗалыклар күп булган  районнар арасында Әлмәт, Кама Тамагы, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары»,-диде министр.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Министрлык тарафыннан ай саен ведомство карамагындагы оешмаларның финанс торышына мониторинг һәм анализ үткәрелә. Беренче яртыеллыкта министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында баланс комиссиясе утырышларында авыл хуҗалыгы тармагында зыянга эшләүче 13 предприятие эшчәнлеге каралган.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, күчмә анализдан  күренгәнчә,  күп хуҗалыкларда зыянга эшләүнең сәбәпләре охшаш. Еш кына әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлек җирләреннән тулы  куәткә  файдаланмыйлар.  Шулай ук кайбер хуҗалыкларда энергетика белән тәэмин ителешнең түбән булуы күзәтелә, димәк, сезонлы кыр эшләренең оптималь агротехнологик сроклары үтәлми; хайваннарны балансланган ашату системасы төзелмәгән; сортларны яңарту һәм сортларны алмаштыру буенча эш алып барылмый; хезмәт өчен түләүнең түбән булуы һәм матди кызыксындыру булмау.

 "Быел без зыянга эшләүче предприятиеләрнең эше белән күреп  танышырга булдык һәм өч эшче төркем составында  күчмә комплекслы анализ оештырдык. Агымдагы елның маеннан башлап 7 муниципаль районда 9 хуҗалык анализланды. Һәр хуҗалыкка зыянга  эшләүдән чыгу,   эшчәнлекне яхшырту һәм рентабельлек дәрәҗәсен арттыру өчен чыгымнарны оптимальләштерү буенча тәкъдим ителгән чаралар белән аналитик бәяләмә бирелде", - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министрлык зыянга эшләүче һәм комплекслы анализ үткәрелгән предприятиеләрнең эшен    һәм күрсәткечләр динамикасын күзәтеп торуны,    шулай ук зыянга эшләүче башка предприятиеләрдә дә шундый ук эш алып баруны  планлаштыра. Тәкъдим ителгән чаралар планының үтәлешенә контроль  квартал саен алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International