Рөстәм Миңнеханов: кулланучылар кооперациясе кебек эшчәнлек рәвеше һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелә

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе һәм эре челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Казан кооператив институты базасында (Россия кооперация университеты филиалы, Ершов ур., 58) узды. Анда Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге Советы (Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы) Рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск өлкә губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ. б. катнашты.

Чара кысаларында Россия кооперация университеты презентациясе, кабул итү комиссиясе эшчәнлегенең дистанцион форматын презентацияләү узды. Россия кооперация университеты һәм «Система» АФК корпорациясе арасында «КООП-Профи» белем бирү программасын гамәлгә ашыру турында килешү; Россия кооперация университеты һәм «ДКБР Мега Ритейл Групп Лимитед» холдинг компаниясе арасында «КООП-Профи» белем бирү программасын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, «Кулланучылар кооперациясендә һәм эре челтәр корпорацияләрендә мәгарифне үстерү» киңәшмәсе кулланучылар кооперациясе һәм кооператив белем бирү системасы алдында торган беренчел бурычларны истә тотып уздырылды. Чараның максаты - Россия Федерациясендә кулланучылар кооперациясенә һәм кооператив белем алуга ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу һәм кризиска каршы ведомствоара уртак карарлар эшләү.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов хәбәр итүенчә, Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга, Казан кооператив институты базасына күчерү турында карар кабул ителгән. “Бу бик күп факторларга бәйле эшләнгән объектив карар”, - диде Дмитрий Зубов.

Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде, бүген авылда кулланучылар кооперациясенә альтернатива юк. Аның сүзләренә караганда, кулланучылар кооперациясе кебек эшчәнлек рәвеше һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелә. Ерак авылларда яшәүчеләрне беренче чиратта кирәкле товарлар белән ничек тәэмин итәргә, продукция әзерләү системасын ничек тәэмин итәргә – бу мәсьәләләрне кулланучылар кооперациясе хәл итә. «Бүген авыл өчен аеруча мөһим булган юнәлешләр күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм ил күләмендә шактый җитешсезлекләр бар". Ул шулай ук Татарстанда авылларда ваклап сатуны оештыру өчен автолавкалар булдыру буенча тулы бер программа барлыгы һәм гамәлгә ашырылуы, һәм иң кирәкле товарларны ерак авылларга илтү буенча чыгымнарны компенсацияләү программасының булуы, шулай ук автолавкалар эшчәнлеген контрольдә тоту системасы барлыгы турында да сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстанга кулланучылар кооперациясе системасы өчен кадрлар әзерләү аеруча мөһим, дип ассызыклады. “Башка төбәкләр белән элемтәләр урнаштыру безне кызыксындыра. - Шуңа күрә без Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты базасына күчерүне тулысынча хуплыйбыз”.

Рөстәм Миңнеханов, төбәктә төрле юнәлешләр буенча белгечләр әзерләүгә һәм аларны яңадан әзерләүгә юнәлдерелгән ресурс үзәкләре эшли. Һәм алар бүген бик кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Мондый ресурс үзәкләре республикада 37.

Белешмә өчен:

Казан кооператив институты - Россия кооперация университетының иң эре филиалы (7 меңгә якын студент укый), Россия Кооператив мәгарифе лидеры -бүген федераль әһәмияттә кооператив тармакны үстерү институты буларак эш итә. РКУның Казан кооператив институтының (ККИ) төп роле аның актив эше белән раслана: ККИ базасында кооперацияне үстерү буенча ресурс үзәге булдырылды; югары уку йорты - авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм АПКны экспортлау буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында, шул исәптән «Хәләл» сегментында, Татарстан Республикасында икенче «кооператив» берлеген гамәлгә куючы, Татарстан Республикасында кооператив кластерын булдыру инициаторы, Россиядә «Кооператив эше буенча белгеч» беренче һөнәри стандартны төп эшләүче «Мәктәп кооперациясе» пилот проекты операторы һ.б.

Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге тарафыннан Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга, Казан кооператив институты базасына күчерү турында карар кабул ителде. ККИ ректоры Алсу Нәбиева Россия кооперация университеты ректоры итеп билгеләнде (Россия кулланучылар кооперациясе университетының Казан филиалы идарәсе сакланып кала). РКУның оператив офисын Казанга күчерү Татарстанның илкүләм проектлар һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү программалары кысаларында икътисадның төп тармаклары өчен һөнәри кадрлар әзерләүче, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча әйдәп баручы төбәк буларак статусын раслый.

Татарстан Республикасы кооперациягә комплекслы ярдәм күрсәтә дә инде - эшләүче кооперативларга Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге үтенече буенча, максатчан бюджет төркемнәреннән башлап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәменә кадәр күрсәтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International