Чистай районында нәтиҗәле терлекчелек буенча зона семинары узды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген Чистай районында терлекчелек буенча ачык һавада чираттагы зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Чарага Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре җыелды.

Чараны ачып, Марат Җәббаров, чараның максаты – тикшерелгән регламентларны һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларына үз районнары терлекчеләре белән шундый ук чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

Продуктив терлекчелек өчен азык әзерләү мәсьәләләре турында министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп сөйләде, чәчәккә төймәләнү фазасында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады. Терлек азыгында яңа технологияләрне нәтиҗәле гамәлгә кертүнең бер мисалы буларак, ул Түбән Кама районының «Кармалы» агрофирмасын китерде, анда терлек азыгы үзәген гамәлгә керткәннән соң, предприятиенең продуктивлылыгы шактый күтәрелгән һәм елына 16 млн. сум өстәмә табыш алганнар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән ветеринария хезмәте бозауларның 6 айга кадәр үсешен күзәтеп барачагы турында сөйләде, чөнки бу хайванның продуктивлылыгына нигез салына торган иң мөһим чор. Ул шулай ук яшь терлекләрне тукландыруда престартер һәм сөт угызын куллану, бозауларны мәҗбүри имунопрофилактикалау, транзит төркементукландыру технологияләре мәсьәләләрен җентекләп аңлатты, хуҗалыкларның терлекләр үлеменә китерә торган типик хаталары һәм аларны оптималь хәл итү юллары турында сөйләде.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар юнәлтте, хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең 88%ы шул юл белән орлыкландырыла, диде ул, шулай ук җенесләре буенча аерылган орлыклар куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, бу исә терлекләрдән 90%ка кадәр бозаулар алу мөмкинлеген бирә.

Семинар барышында шулай ук терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә сыерларның продуктивлылыгын һәм фермаларның табышлылыгын арттыру өчен иң дөрес идарәчел карарлар эшләүгә һәм кабул итүгә мөмкинлек бирә.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар «Чистай» агрофирмасының терлекчелек комплексы эшен өйрәнделәр, семинар аның базасында ук узды.

Алдагы семинар 27 июньдә Апас районында узачак, анда Чүпрәле, Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан, Зеленодольск һәм Кама Тамагы районнары катнаша. Кызыксынучы затлар, аларда катнашып, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала алалар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International