Татарстанда терлекләрне чиплаштыруга керештеләр

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның маенда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Арча һәм Балтач районнары пилот районнар булды. Аларда бу атнада яңа туган бозауларны биркалау башланды.

10 июньдә Арча районында «Кырлай» агрофирмасының терлекчелек фермасында чиплаштыру процессын тикшерделәр. Район ветеринария хезмәте һәм программа продукты операторы – «РИВЦ» АҖ катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе, районга чыгып, бөтен процессны тикшерде: биркалар урнаштырудан алып, ветеринария паспортын булдыруга һәм qr-коды буенча хайваннар турындагы мәгълүмат укып булуга кадәр.

Бозауларның бер колагына - уникаль номерлы һәм qr-кодлы биркалар, икенчесенә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән башка электрон чиплар урнаштырылган иде. Соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкарды, ул терлекләр булуын раслады һәм аларга ветеринария паспортларын тутырды, алга таба шуларга уздырыла торган барлык чаралар  кертеләчәк.

Терлек паспорты белән теләсә кем, хайванның биркасындагы qr-кодына телефонын якын китереп, аның турындагы белешмәләр белән таныша ала. Системаның эшкә сәләтлелеген РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин тикшерде. Ул программа продуктын гамәлгә кертүче операторның «РИВЦ» АҖ булуын, аның Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итүен һәм программа документын алып баруын билгеләп үтте.

«Кырлай» агрофирмасы директоры Марат Кәримов әлеге яңалыкның фермада барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен файдалы булачагына игътибар итте. “Система предприятие җитәкчесе өчен генә түгел, ә Министрлык һәм ветеринария хезмәтләре белгечләре өчен дә ферма буенча белешмәләрнең тулысынча ачыклык кертә. Сатып алучы да терлек итенең кайдан булуын, хайванның кайда үстерелгәнен, аның сәламәтлеген һәм аңа карата нинди ветеринария чаралары уздырылуын тикшереп белә алачак. Намуслы һәм ачык эшләүчеләр өчен куркырга кирәкми”, - дип билгеләп үтте Марат Кәримов.

Чыннан да, алга таба терлек, бердәм номерсыз, суюга, бигрәк тә, сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый алачак.

Килеп чыгарга мөмкин булган барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны: 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) буенча консультация алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International