Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый: сугышка 40 градус салкында 17 яшьлек яшүсмер булып китә, фашист концлагерьларының бөтен әчесен татып, өйгә офицер булып кайта

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үзебезнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында без Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында язабыз. Шундыйларның берсе – авыл хуҗалыгында 35 ел эшләгән Габдулла Мөхәмәтша улы Мөхәмәтшин.

Ул Чирмешән районының Лашманка авылында 1925 елның 15 мартында күпбалалы гаиләдә туган. 13 яшьтән колхозда эшли башлый. Башта атлар иярләгән, терлекләр караган, соңга таба сабанчы булып эшли, үзе җир сукалаган, тырмалаган.

1941 елда, сугыш башланганда, ул 7 сыйныфны тәмамлаган гына була. Сугышның беренче көнендә үк аның ике абыйсы фронтка китә, бер елдан соң әтисен дә алалар.

1943 елның 7 гыйнварында бөтен Лашманка авылы Габдулла Мөхәммәтшинның үзен дә сугышка озата.

«Безгә 17 тулган гына иде, атта бардык, урамда 40 градус салкын иде. Безне бөтен авыл, елап озатып калды», - дип, искә ала ветеран.

Миномет көйләп торучы Габдулла Мөхәммәтшин 84нче укчы гвардия дивизиясе, 247нче укчы полкы составында Орел, Брянск һәм Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша.

Белоруссиядә Витебск шәһәрен азат иткәндә бомба шартлавына эләгә. Уянганда, ул тоткында була. 1 ел 4 ай тоткында фашист концлагеренең бөтен әчесен тоя. «Мин тере түгел идем инде. Гел койнап тордылар. Безне 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итте. «спасайтесь как можете» дигән сүзләр әйтеп, кулга корал тоттырдылар», - дип сөйли Габдулла Мөхәммәтшин.

Әмма Габдулла абый туган якларына 1950 елда гына әле офицер дәрәҗәсендә кайтып төшә. Армиядә ул тагын биш ел хезмәт итә.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла Мөхәммәтшин озак еллар «Сельхозтехника»да слесарь булып эшли. 35 ел эшләп, үзен оста оештыручы, үз эшенең тәҗрибәле остасы итеп күрсәтте, үзенә дә, кешеләргә дә таләпчән һәм игътибарлы булды.

Мөхәммәтшин Габдулла Мөхәммәтша улы – район халкы арасында бик абруйлы кеше. Хәзер аңа 95 яшь. Намаз укый. Бервакытта да эчмәгән, тартмаган. Яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International