Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан федераль университетында булды. Аның максаты – университетның фәнни эшләнмәләрен авыл хуҗалыгында куллану һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү иде.
Кунакларга башта КФУда фармацевтиканың фәнни-мәгариф үзәген күрсәттеләр, анда инновацион дару чараларын эшләү буенча төп фәнни лабораторияләр турында сөйләделәр.
КФУның Нигези медицина институты өлкән фәнни хезмәткәре Татьяна Григорьева хезмәттәшлек итү өчен тәкъдим ителгән социаль проектны билгеләп үтте, анда авыл хуҗалыгының төрле тармакларында антибиотикларның резистентлык йөкләнеше бәяләнәчәк. Аның әйтүенчә, антибиотиклар куллануның нәтиҗәлелеген фаразлау бик мөһим
«КФУ лабораторияләрендә махсус җайланмалар ярдәмендә терлекләрдән, терлек азыгыннан һәм башка авыл хуҗалыгы объектларыннан биоматериаллар алу һәм аларны микроорганизмнарга тикшерү мөмкинлеге бар, – дип аңлатты Григорьева. – Шулай итеп, өстенрәк микроорганизм төрен билгеләп, без дөрес антибиотикны сайлый алабыз».
КФУның Нигези медицина институты директоры Андрей Киясов мондый технологияләрнең универсальлеген ассызыклады. Ул, мондый шундый лабораторияләр е клиникаларда да бар, диде. Өстенлеккә ия бактерияләрне ачыклау җайланмасы табибларга төрле дару препаратларын дөрес сайларга ярдәм итә. Шундый приборның бер савытына 96 биоматериал үрнәген салырга һәм бер-ике минут эчендә микроорганизмнарны 100%ка кадәр төгәллек белән тәңгәллеген билгеләргә мөмкин.
Аннары Прецизион һәм регенератив медицинаның фәнни-клиник үзәге директоры, КФУның Нигези медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов очрашуда катнашучыларны генетик лабораторияләр эше белән таныштырды.
«Без яңа молекулалар булдырабыз, мәс., генетик терапия өчен, аны аерым мутацияләр очрагында организмга функциональ геналар кертергә кирәк булганда кулланырга мөмкин, – дип сөйләде Альберт Ризванов. – Кеше организмындагы мутацияне җайга салу өчен сәламәт геналар күчермәсе эшләнә. Шулай ук геналарның өстәмә күчермәләре генерацияне вакытылыча стимуляцияләү өчен кертелә. Мәсәлән, сынулар булганда сөякнең ялгануын, үсешен тизләтү яисә, кан тамырларының киңәюен көчәйтеп, кан йөрешен компенсацияләргә мөмкин. Эш күбрәк медицина тематикалары буенча башкарыла. Хәзерге вакытта COVID-19 инфекциясеннән вакцина чыгару буенча эш алып барыла».
Фармацевтиканың фәнни үзәгеннән кунаклар КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтында булдылар, анда аның директоры, баш фәнни хезмәткәр Светлана Селивановская университетның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тикшеренүләрен һәм эшләнмәләрен күрсәтте. Мондый тикшеренүләрнең максаты Татарстан Республикасы аграр комплексы үсешен тәэмин итә торган алдынгы технологияләр булдырудан гыйбарәт, дип билгеләп үтте Селивановская.
«Татарстан Республикасы өчен стратегик әһәмиятле агрокультураларның продуктивлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын күтәрү, алардагы антибиотикларны һәм геннарны киметү, импортны алыштыруны гамәлгә ашыру – бүген безнең төп бурычлар», – дип аңлатты Светлана Юрьевна. Ул шулай ук ябык циклның инновацион биотехнологияләрен гамәлгә кертү зарурлыгын билгеләп үтте, болар – авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү, биопрепаратлар һәм биофунгицидлар җитештерү, биоашламалар җитештерү, икенчел энергия чыганакларын табу. Бу республикага үзен экологик игенчелекне гамәлгә ашыручы төбәк итеп күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, халыкның тормыш сыйфаты дәрәҗәсе шактый күтәреләчәк.
Чара азагында Нигези медицина институты директоры Андрей Киясов «Сәламәтлек һәм гомер озынлыгы өчен биотехнологияләр» проекты турында сөйләде. Бу проект программасына шулай ук авыл хуҗалыгының биоикътисады юнәлеше керә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фәнни эшләнмәләр өлкәсендә университетның зур потенциалын, хезмәткәрләрнең югары профессионализмын һәм заманча җайланмаларның әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бүгенге көндә безгә агросәнәгать секторы буенча КФУ белән хезмәттәшлек итү җитешми, әлбәттә. Проблемалы мәсьәләләр бик күп, без аларны бергәләп хәл итә алыр идек. Мәсәлән, хәзер авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү буенча актив эш алып барыла. Шундыйрак мәсьәләләрне хәл итүдә без дә үз тәҗрибәбезне күрсәтә алыр идек. Хәзер иң мөһиме – уртак нокталарны табу, алга таба хезмәттәшлек итүдә төп юнәлешләрне билгеләү» – дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров.
КФУ ректоры Илшат Гафуров шулай ук, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомство мәгариф учреждениеләре белән берлектә, яңа технологияләр буенча бердәм мәгариф программалары эшләү файдалы булыр иде, дип өстәде. «Андый уку йортлары, аларның фәнни-тикшеренү үзәкләре зур файда китерә ала, чөнки аларның эшчәнлеге практика юнәлешендә һәм авыл хуҗалыгы тармагы ихтыяҗларын беләләр. Өстәмә белем бирү программаларын булдыру тәҗрибә алмашуга һәм мөгаллимнәрнең, студентларның якынаюына ярдәм итәчәк», – диде Илшат Гафуров.