Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, гомумән алганда, барлык категория хуҗалыкларда да җитештерү күрсәткечләре уңай. Бу елның 3аенда 130 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән. Нәтиҗәдә – план 1%ка арттырып үтәлгән.
Гомумән алганда, терлекчелектә барлык хуҗалыклар буенча беренче кварталда айларында 440 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш – 2,6%), 131,8 мең тонна ит терлек ите һәм кош ите җитештерелгән, йомырка – 342,9 млн данә.
Хуҗалыклар категория чикләрендә ит җитештерү түбәндәгечә: авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары буенча план 4,5%ка арттырып үтәлгән. Итнең һәр төре буенча план үтәлгән. Дуңгыз ите җитештерү – 11%ка, кош ите 3%ка арткан.
Сыер итенә килгәндә, 21 район план күрсәткечләрен үтәмәде. Министр фикере буенча, төп сәбәп – тукландыру тиешенчә булмаган, нәтиҗәдә, тәүлеклек артым тиешле дәрәҗәдә түгел.
«Барыгызга да терлекләрне карау һәм симертүгә контрольне көчәйтергә кирәк, – диде Марат Җәббаров. – Ачык симертү мәйданчыклары төзергә кирәк. Бездә алдынгы технологияләр дә, тәҗрибә дә бар. Мәсәлән, Буа районының «Авангард» ҖЧҖендә. Өстәвенә, ит терлекчелеген үстерүгә дәүләт ярдәме бар. Бу – симертү өчен бина төзүгә тотылган чыгымнарның 25%ы федераль бюджеттан кайтарыла, әмма терлекләр саны 249 баштан ким булмаска тиеш».
Бу елның беренче кварталында сөт җитештерү 2,6%ка артты. 3 ай эчендә тулаем савым 440 мең тонна булды. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 340 мең тонна сөт җитештерелде, план 4%ка арттырып үтәлде, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 2%ка ким. Халыкта сөтнең кимү сәбәбе – сыерларның баш саны кимүдә, ул 3 мең башка кимегән. 43 районның 14ендә сөт җитештерү кимеде.
Министр сөт җитештерү буенча эшн нәтиҗәле оештыруга Теләче Районын мисал итеп китерде.
«Республикада Россия сөтенең күпчелек өлеше җитештерелә. Әмма шул ук вакытта, сыерларның продуктивлыгы буенча без 41 урында гына. Идел бу федераль округында 14 төбәк арасында 9 урында, – диде Марат Җәббаров. – Республиканың 43 районыннан 10ысында гына савым республикадагы уртача күләмнән югарырак, республика буенча уртача күләм – 17 кг».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, савым 12 кг-нан ким булса, бу сөт җитештерүнең табышсыз булуын күрсәтә. Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Әлки районнарында вәзгыять үзгәрешсез кала.
Терлекләрнең баш санына килгәндә, узган елга караганда аларның саны 23 меңнән артыкка кимегән, шул исәптән сыерлар 10 мең башка кимегән. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында 43 районнан 25е терлекләр санын саклап кала алмады.
Марат Җәббаров шулай ук Алабуга районында Удмуртиядән яңа инвестор – «Мир» ҖЧҖен бик вакытында җәлеп ителүе турында әйтеп узды. МАй аенда 1600 башка исәпләннгән сөтчелек комплексын төзү планлаштырыла (2020 елның августында төзелеп бәргә тиеш).
Районнарда 2020 елга терлекчелекне үстерүнең юл карталары эшләнде, дип әйтте алга таба Марат Җәббаров, әмма күбесе план күрсәткечләрен үтәмиләр. Терлекчелек тармагын үстерүгә Россия Федерациясе бюджетыннан 1,3 млрд сум һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 2,3 млрд сум, җәмгысе 3,6 млрд сум дәүләт ярдәме бирелүгә дә карамастан бу (2019 елдагыга караганда 600 млн сумга күбрәк).
«Муниципаль районнар башлыкларыннан, инвесторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән бергәләп, зыянга эшли торган авыл хуҗалыгы оешмаларында ай дәвамында терлекчелек торышын анализлавыгызны һәм барлыкка килгән кыен вәзгыятьтән чыгу өчен юл картасын эшләвегезне сорыйм», – дип, министр район башлыкларына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, язгы кыр эшләре сөт терлекчелегенә игътибарны киметүгә сәбәп булмаска тиеш, чөнки яңа уңышка кадәр хуҗалыкларга терлекчелектән алынган табышка яшәргә туры килә, дип билгеләп үтте.